Байгыл авылыннан Вероника һәм Алексей Бояровлар: “Авылга дүрт сыер калды”
Түбән Каманың Байгыл авылыннан Вероника һәм Алексей Бояровлар үз йортлары белән яшиләр, мал асрыйлар.
Алар авыл тормышы, үзләренең ниләр белән шөгыльләнүләрен сөйләделәр:
– Соңгы елларда авылга кайтып төпләнүчеләр күбәйде, кемдер төп пуҗымнарын яңарта, кайберәүләр җир алып йорт төзи. Шәһәр якын булгач, эшкә Түбән Камага барып йөриләр. Авылда эш юк. Мал асраучы да аз. Авылга дүрт сыер калды. Күпләп кәҗә тотучы бер гаилә бар. Үзебез бер сыер, бозаулар, ун олы дуңгыз, егермедән артык дуңгыз баласы, тавыклар тотабыз. Малларга азыкны, икмәген дә, печәнне дә сатып алабыз. Бер яктан карасаң, файдасы юк; ә икенче яктан, авыл җирендә малсыз торуны күз алдына да китерә алмыйбыз. Гаилә тук, табын түрендә – һәрвакыт ит, сөт ризыгы. Сөт җыю юк. Булдыра алганча, артканын сораган кешегә сатып та җибәреп була. Болыннар күп булса да, авыл кешесе элекке кебек печән чапмый. Сатып алуны кулайрак күрә. Көтү дә чыкмый, сыерларны болынга арканлап куябыз. Авылда күпләп ат тотучы бар. Токымлы ярыш атлары Сабантуйлардагы ярышларда да катнашалар. Бакчалар зур – бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кабачки, кабак, кукуруз, редиска, укроп, помидор, кәбестә, кыяр, карбыз, кавын үстерәбез. Җиләк-җимеш агачлары үсә, үткән кыштагы салкыннар аркасында җимешләре бик аз күренә. Авыл кешесенең жәе бик тыгыз. Иртән сыерны савып, аларны арканлап кайтасың, калганнарны карыйсың, сөт аертасың, бакча утыйсың, кичкә кадәр бөтерчек кебек йөгерәсең, кич яшелчәгә сулар сибеп эшне бетереп керәбез. Ямансулап утырырга вакыт калмый, – дип тәмамлады алар сүзләрен.
Яшәсен иде авыллар, өстәлләрдә авыл бәрәңгесе, сөте, каймагы, балы, җиләк-җимеш, бар нәрсәсе булып торсын. Авылда калырга теләүче гаиләләр артсын, туган җирен сөйгән ул-кызлар күбрәк тусын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев