Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Азат Хөсәенов – керәшеннәрнең яратып җырлаган «Әй без идек» җыруының көй авторы

Азат Хөсәенов Я. Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге ачылганнан бирле тавыш режиссеры булып эшләде.

Мөслим төбәгенең атаклы шәхесләре белән танышкан идек инде. Бүген сүзебез, музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе –Азат Гаянович Хөсәенов турында булыр.

Азат Гаянович 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында укытучы гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе укытучы булгач, партия кушу буенча гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына күчә, аннан Яңа Усыда яши. Яңа Усы авылында яшәгән елларында Яңа Усы авыл клубы сәнгать җитәкчесе булып эшли.
1970 елда бишенче сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясе каршында сәләтле балалар өчен ачылган махсус музыка көллиятенә укырга керә. 1978 елда көллиятне укытучысы профессор Шамил Низаметдинов классында тромбон классын тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә һәм 1983 елда тынлы уен кораллары бүлегенең тромбон классын тәмамлый.
Казан дәүләт консерваториясенең беренче курсын тәмамлагач та, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына музыкант булып эшкә урнаша. Шунда беренче җырларын иҗат итә: «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рәшит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев, Әсхәт Хисмәтов башкара).
Керәшеннәр арасында халык җырына әйләнгән "Әй без идек" җыруының да көй авторы – Азат Хөсәенов. Ул керәшеннәр арасында Валерий Шрыков башкаруында бик популяр. Шулай ук, Татьяна Ефремова башкаруындагы – "Барам, барам" җыруын да Азат Хөсәенов иҗат иткән.


Азат Хөсәеновның җырлары тупланган ике китабы дөнья күрә: 2012 елда - «Җырдан такыялар үрәм», 2014 елда - «Гомерләр үтмәгән» җыентыклары. Шулай ук, Рөстәм Сәрвәров белән берлектәбалалар өчен җырлардан торган өченче җыентык чыгара.
1983—1984 елларда Азат Гаянович Мәскәүдә хәрби оркестрда армия хезмәте үтә. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Натан Рахлин, аннары Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный.
Азат Хөсәенов эшлчәнлеге вакытында Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура», «Казан егетләре» спектакльләренә җырлар яза. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия тетары һәм башка татар театрларының спектакленә 70 артык көй язган шәхес. Шул исәптән, Илдар Хәйруллинның «Ничарадан бичара», Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектакльләре өчен, «Әкият» курчак театрының тамашалары өчен көйләр иҗат итә.
«Татармультфильм» оешмасы иҗат иткән мультфильмнарның да көе – Азат Хөсәеновныкы. Шулай ук Минзәлә театрының «Биана» спектакле, Әлмәт театрының Зөлфәт Хәкимнең «Террорист» әсәре белән дә хезмәттәшлек итә. Ун ел Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның «Зәйнәп-Зөфәр» төркеме белән эшли, гастрольләргә йөри.
Азат Хөсәенов иҗат иткән җырлар татар эстрадасының танылган йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов, Зөфәр Билалов һәм башка артситлар башкаруында ишетеп була.

Фотолар: КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев