Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әхмәт авылының килеп чыгышы

Зәй районының Әхмәт авылы 1717 елларда чишмә буенда, урман эчендә урнаша.

1717 елларда Әхмәт исемле кеше, гаиләсен ияртеп, урман эченәрәк юл ала һәм 35-40 чакрым ераклыктагы Зичә инешенең сул як ярында, инештән өч чакрым ераклыкта чишмәгә тап була. Шушы чишмәдән ерак китмичә төпләнеп кала. Уңдырышлы кара туфраклы җирлеккә урнашкан Әхмәт авылы исеме шушы кешедән кала.

Авылны очар кош биеклегеннән, я Зичә аша чыгып, тауга менеп күзәтсәң, аның уракка охшаганын күрергә була. Татар урамы — уракның сабына, ә керәшен урамы — уракның узенә охшаган.

Әхмәтнең гаиләсендә өч ир бала була. Ул Зичә елгасында тегермән тота, иген игә, мал-туар асрый. Аның Бикбай атлы улына патша гаскәрләрендә хезмәт итәргә туры килә. Бикбай 25 еллык хезмәт срогын тутырып кайтышлый, үзе белән христиан динендәге кәләш ияртеп кайта. Билгеле ки, бу яңалык Әхмәт гаиләсе тарафыннан бик авыр кабул ителә. Әтисе Бикбайны чишмәнең уң ярына башка чыгара. Бикбай төпләнгән урын хәзер дә Бикбай үзәне дип атала. Бикбайның үзләре генә яшисе килми. Ул хатынының туганнары яшәгән Гәрдәлегә барып, узе белән алты агайны ияртеп кайта. Керәшен урамы үсә башлый. Бикбайга Василий исеме бирәләр һәм Колчериннар нәселе Әхмәт авылында шулай барлыкка килә. Мөселман татарлары урамындагы кешеләр Әхмәтнең калган малайларыннан, туганнарыннан таралганнар.

Шәймәрданов-Фәтхуллин Р.Х.
Әхмәт. Авылның килеп чыгу һәм яшәү тарихы.

Фото:Людмила Попова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев