Авылларда хәрби операциядәгеләргә булышу дәвам итә
Игелекле эштә катнашучылар челтәргә үрелгән һәр тасмага үзләренең изге теләкләрен дә кушалар.
Бу бит кемнеңдер гомерен саклап калу. “Барлык егетләр дә өйләренә исән-сау кайтсыннар”, – диләр ярдәм итәргә җыелган кешеләр. Яңа Чишмә районының Ленино мәдәният йортында маскировка челтәрләрен үрүдә актив эш бара. Ленинолыларның тырыш хезмәте белән тагын ике маскировка ятьмәсе үрелде. Челтәр үрүгә авыл яшьләре һәм Ленино мәдәният йортына дискотекага килүчеләр дә бик теләп кушыллган. Маскировка челтәрләрен үреп үткәргән бу сәгатьләр – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен яхшы.
Менделеевск районының Сәйтәк авылы балалары СВО зонасындагыларга хат яздылар.
Балалардан солдатларга хатлар илһам чыганагы була ала. Мондый хатлар рухны күтәреп кенә калмый, аларның хезмәте һәркем өчен кадерле булуын да күрсәтә.
Сәйтәклеләр, шулай ук, эчке киемнәр теүне дә, окоп шәмнәре ясауны да, кипкән яшелчәләр әзерләүне, челтәр үрүне дә, өй токмачы кисүне дә дәвам итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев