Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларда сайлау көннәре бәйрәмчә узды

Халык сайлауны бәйрәм көне буларак кабул итәргә гадәтләнгән. Үткән атнада узган сайлау, Май чабу бәйрәмнәре дә концертлар белән үрелеп барды.

Теләче районының Иске Карабаян (Колбагыш) авылы китапханәсендә сайлауга килүчеләрне «Беләзек» керәшен фольклор ансамбле җыру, биюләр белән каршы алган. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та килеп, сайлауның барышы белән танышып киткәннәр.

Фото: Светлана Демидова

17 март көнне Зәй районының Урта Баграж мәдәният йортында сайлаучыларга концерт номерлары күрсәтелгән.

«Сайлауга килүчеләр авыл үзешчәннәре тарафыннан куелган бик матур концерт карадылар, кайнар коймаклар белән чәй табыны әзерләнгән иде, рәхәтләнеп концерт карап, ял да итә алдылар», — дип яздылар Урта Баграж авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Мамадыш районының Комазан башында Май чабу бәйрәмендә авыл мәдәният йорты алдындагы мәйданда, җыр- биюләр, төрле кызыклы ярышлар, уеннар уйнатылган.

«Карендәшләр» фольклор ансамбле бәйрәм белән котлап үзләренең җыр- биюләрен башкардылар. Авылдашлар чүпләмле биеп, түгәрәк уеннарда катнаштылар. Бәйрәмебез кунаклары пылау, кайнар чәй, тәбикмәк белән сыйланып, бәйрәмнән күңелләре булып таралыштылар«, — дип хәбәр итте Комазан башы авылы клубы җитәкчесе Мария Андреева. 

«Май чабу» бәйрәме Чистай районының Бахты авылы клубында да узган.

«Бу бәйрәм авыл халкы арасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора һәм күп гасырлар дәвамында үз традицияләрен саклый. Уеннар, конкурслар һәм җырлар белән якты программа катнашучыларга күтәренкелек һәм яхшы кәеф бүләк итте. Теләге булган һәркем хуш исле коймак һәм кайнар чәй татып карый алды», — дип яздылар бахталылар.

Теләче районының Субаш авылында да бик матур, куңелле итеп бәйрәм иткәннәр.

Фото: авыл клубы хезмәткәрләре архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев