Авылда яшәүчеләргә кибетләрдә картадан акча алу мөмкинлеге булачак
Татарстан депутатлары әзерләгән бу закон проектын Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта кабул ителәчәк дип язалар.
Парламентарий үзенең Телеграм-каналында аңлатып узганча, документ Татарстан халкы инициативасы белән барлыкка килгән: нәкъ менә алар шушы сорау белән мөрәҗәгать иткән, чөнки банкоматлар һәм банк бүлекчәләре бөтен җирдә дә юк.
Әлеге яңалык ярдәмендә, ерак урнашкан һәм аз халык яшәгән территориядә яшәүчеләр азык-төлек кибетләрендә һәм башка сәүдә-сервис оешмаларында банк картасыннан акча ала яки киресенчә, сала алачак. Моның өчен сәүдә ноктасы салым салуның патент системасын кулланырга һәм авыл җирендә урнашкан булырга тиеш.
Икътисади сәясәт буенча дәүләт комитеты рәисе Максим Топилин сүзләренчә, закон проектын әзерләүдә Айрат Фәррахов, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Станислав Наумов һәм Надежда Школкина катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев