Август аеның соңгы көннәренә халык сынамышлары
Хәбәрләр

Август аеның соңгы көннәренә халык сынамышлары

Борынгыдан килгән сүз: августта төшкә кадәр — җәй, төштән соң көз.

Һава торышына бәйле сынамышлар:

Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
Томан озак таралмый торса — аяз көнгә.
Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.
Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

Табигатькә бәйле сынамышлар:

Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
Җылы, яңгырлы август — гөмбә уңышына.
Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.


Нет комментариев