Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәттән Роза Брицова: “Яшелчәләр бик уңды. Кыяр тозлыйм, салат ясыйм, помидор чират тора”

Кыяр күп, дибез, нишләтергә белгән юк, дибез, зарланышабыз, ә беләсезме атна-ун көннән соң, гел тансыкка әйләнергә мөмкин әле ул кыяр.

Кыярның уңышы быел әйбәт булуы, аннан төрле салатлар, кышкыга тозлап кую турында безгә күп хәбәр итәләр.

 Әлмәт ягында яшәүче Роза Брицова:

“Мин көн саен кыяр банкалары ябам, кайчан бетәр алар, кабачкиларның күплеге тагын! Помидорлар – чиратта. Биреп тә куйды Ходай быел нигъмәтне, исәнлек белән ашарга гына язсын, дөньяларыбыз тыныч булсын иде”, – дип язды.

Ә менә Зәй районының Югары Баграж авылы клубында “Рецептлар белән уртаклаш” дигән түгәрәк өстәл оештырганнар.  Анда җыелган кешеләр үзләре белгән лечо, "Тещин язык" салатлары, кыяр тозлау, компот ясау рецептларын сөйләгәннәр. Мондый файдалы киңәшмәләр, түгәрәк өстәлләр оештыру күп авыл мәдәният йортларында гадәткә кергән.

Һәм кирәк дип санаган кешегә алар кыярдан салат ясау рецепты белән дә уртаклаштылар.

Кирәк була: 2 килограмм кыяр, 400 грамм суган, 2 аш кашыгы шикәр комы, 40 мл аш серкәсе, 1 аш кашыгы тоз, бөртекле борыч, петрушка яисә укроп.

Әзерлибез: Кыярларны консервлау алдыннан, якынча ике сәгать, салкын суда тотарга киңәш итәбез. Болай эшләгәндә яшелчәләр нык була. Аннан суны түгеп, эшкәртүгә керешәбез. Башларын кисеп алгач, түгәрәкләп турыйбыз, калынлыгы якынча 2 миллиметр. Эре кыярлар булса, ярым боҗралап та турарга була.

Суганны шулай ук ярым боҗралап турыйбыз да, кыяр янына салабыз. Суган елатамы? Пычакны ешрак салкын суда юешләтеп торыгыз. Яшелчәле савытка ваклап туралган яшел үләнне салып болгатабыз да 40 минутка сок бирсен өчен алып куеп торабыз.

Икенче этапта барлык продукцияне кәстрүлгә бушатабыз, шунда шикәр комы, уксус һәм борыч өстибез һәм кабат болгатабыз. Уртача утта кайнатып чыгарабыз да, кабымлыкны гел болгатып торып 2-3 минут пешереп алабыз. Кыярлар сары төскә кергәч, плитәдән алабыз.

Эш бетте диярлек, салатны стерильләштерелгән банкаларга бушатырга гына кала. Капкачлар белән яхшылап ябып, суынганчы каплап куярга да онытмагыз.

Әзерләве җиңел, ә кышын телеңне йотарлык тәмле булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев