Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуга шәһәренең Спас соборында керәшенчә келәү узды

14 декабрьдә, Яр Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил бәхиллеге белән, керәшен агартучысы һәм тәрҗемәчесе иерей Василий Тимофеевны истәлегенә Алабуганың Спас соборында чиркәү-керәшен телендә келәү булды.

Татарстан митрополиты священниклары алып барган литургиягә Әлмәт һәм Чистай чиркәве приходларыннан да халык килгән. 

Алабуга чиркәү округыннан иермонах Кирилл (Забавнов); Алла Анасының «Неупиваемая Чаша» тәресе чиркәве настоятеле протоиерей Владимир Иванов; Балтач районы Цепья авылының Изге Троица чиркәве настоятеле иерей Сергий Нечипоренко; Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылындагы Кодратләр кылучы Николай чиркәве настоятеле иерей Димитрий Сизов; Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы һәм Казаклар Чаллысы авылы чиркәүләре священнигы иерей Геннадий Сизов; Тукай районы Мәләкәс авылы священнигы иерей Николай Храмов; Спасс соборы клиригы иерей Михаил Климов катнашкан.

Келәү барышында җыруларны Казан шәһәренең Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин җитәкчелегендәге шул чиркәү хоры башкарган.

Иеромонах Кирилл иман әйткәннән соң, протоиерей Владимир Иванов үгет (проповедь) сөйләгән. Келәүдән соң иеромонах Кирилл священникларга һәм прихожаннарга бергәләп келәү иткәннәре өчен рәхмәт җиткергән.

Литургиядән соң уздырылган трапеза вакытында прихожаннар керәшеннәрнең беренче укытучысы Василий Тимофеевны искә алганнар, священниклар белән аралашканнар, аларга үзләренең фикерләрен һәм проблемаларын җиткергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев