6 август балалар хәтерендә патриотлык көне буларак истә калачак. «Айбагыр»лылар өчен төрле биремнәр әзерләнгән.
«Айбагыр»ның дәдәйләре һәм түтиләре балалар өчен көндә яңа биремнәр һәм уеннар оештыра. Ә бүген ял итүчеләр өчен бик мөһим көн – патриотика көне. Шуның белән бәйле рәвештә, Илья дәдәй балаларга патриотик квест әзерләгән. Һәм иң кызыгы – автоматны сүтеп-җыю.
Шулай ук, балаларга кул астында булган материаллардан төрле гаскәрләрнең формаларын ясарга кирәк. Шул формаларны киеп, патриотик җыр да башкару соралган. Кич белән отрядлар үзләренең гаскәрләре белән таныштырачаклар һәм җыр башкарачаклар.
Нет комментариев