5 август балалар өчен патриотик буларак истә калачак. “Айбагыр”лылар өчен төрле уеннар әзерләнгән.
Бүген лагерьда “Зарница” уеннары уздырылачак. “Зарница” – хәрби хәзерлеккә нигезләнгән спорт уены, үзенең тамырлары белән ул ерак советлар чорына барып тоташа. “Зарница” уенының төп бурычы – ярышлар рухы аша армия хезмәтенең абруен күтәрү. Ул аеруча егетләр өчен файдалы. Бу уеннарны вожатыйлар үзләре әзерләгән. Балалар бу көнне бик көтеп алган икән. 3 отряд бер-берсе белән көч сынашачаклар. Кем җиңәр?
Нет комментариев