“Айбагыр” этносменасы ахырына якынлашты
23 июльдә “Айбагыр”лыларга үзләренең колачларын җәеп каршы алган вожатый дәдәйләре һәм түтиләре белән саубуллашыр вакыт җитте. 18 көн буе “Мирас-Наследие” лагеренда ял иткән балалар, тиздән өйләренә кайтып китәләр.
Яңа танышуларга, кызыклы мастер-классларга, очрашуларга бай булган “Айбагыр” этносменасының соңгы көне: гади танышлардан күпкә якынайган балалар бер-берсе белән саубуллашып, гомер буе дус буларга сүз бирешә торган көн бүген.
“Айбагыр” этносменасы ябылу тантанасында Татарстан республикасы яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, “Лето” үзәге директоры Илдар Давлетчин, “Мирас-Наследие” лагеры җитәкчесе Ирина Сусликова үзләренең җылы сүзләрен җиткерде.
“Айбагыр”лылыр үзләренең вожатый дәдәйләре һәм түтиләре белән бергәләп концерт әзерләгәннәр, матур бәйрәм оештырганнар алар. Бүген бөтен сменага йомгаклар ясала, соңгы “шәмчек”ләр, соңгы дискотека үтә. Әмма балаларның йөзләрендә сагыш түгел, киресенчә, алар шушындый кечкенә генә бер лагерь тормышын татып карый алганнарына бәхетле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев