Татарстанда июньнең беренче декадасында һаваның уртача температурасы климат нормасыннан өч градуска югарырак булачак. ТР Гидрометеоүзәге шундый фараз җиткерде.
Гомумән, республика өчен 1 июньнән 10 июньгә кадәр климат нормасы +16,2 градус, ә Казан өчен — +16,6 градус тәшкил итә, дип билгеләп үтә синоптиклар. Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә.
Элегрәк метеорологлар салкын майдан соң Татарстанда яшәүчеләргә табигый аномалияләрсез июнь вәгъдә иткән иде. Әлегә төбәктә яшенле яңгырлар һәм эссе, шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы урнашты.
Нет комментариев