Бу, 30 августта Республика көне билгеләп үтелүгә бәйле.
Җәйнең өченче аеның соңгы эш атнасы Татарстанда яшәүчеләр өчен дүрт көнлек булачак. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре шул хакта искәртә.
«Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы ТР законы нигезендә, 30 август, Татарстан Республикасы көне, төбәктә эшләми торган бәйрәм көн санала.
Шуңа ярашлы рәвештә, татарстанлыларны җәй ахырында рәттән өч көн (30 һәм 31 август, 1 сентябрь) ял көтә.
РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн алдыннан эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Пәнҗешәмбе, 29 августта да шулай булачак.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев