Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

22-29 мартка йолдызнамә

Алдагы тормышка планнар кору өчен кулай вакыт.

Кучкар (21 март — 20 апрель)
Атна вакыйгаларга бай булачак. Йолдызлар Кучкарларга эш урынында игътибарлырак булырга киңәш итә. Ял көннәре сәяхәткә чыгар өчен уңышлы. 

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Үгезбозауга дөнья мәшәкатеннән аерылып торып, төп игътибарны сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтергә кирәк. Акчагызны кирәкмәгән нәрсәләргә сарыф итмәгез. 

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Игезәкләргә бу атнада дуслары, танышлары тәкъдим иткән эшкә урнашу турында яхшылап уйларга кирәк. Яңа мөмкинлекләр ачылу мөмкинлеге бар.

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Акча мәсьәләләрен хәл итүне апрель аена калдырып торыгыз. Буш вакытыгызны дуслар, туганнар белән очрашып күрешү өчен кызганмагыз.

Арыслан (23 июль — 23 август) 
Кәгазь-могаз эшләрен апрель башына калдырсагыз, яхшырак булыр. Ә менә уку, эш, командировкалар — барысы да уңышлы узар. 

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Алдагы тормышка планнар кору өчен кулай вакыт. Туган-тумачагыздан, дусларыгыздан ярдәм сорарга уңайсызланмагыз. 

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Үзегезне кулда тотар өчен күп көч куярга туры килер. Юк кына нәрсә дә ачуыгызны китерә. Якын кешегезне үпкәләтүдән сак булыгыз.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Якыннарыгызга игътибарыгызны арттыра төшегез. Гаиләдә татулыкны саклап калу Чаяннарның үзләреннән тора, тик торган кешегә дә бәйләнүегездән туктагыз!

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)
Акча эшлим дип берничә эштә эшләп сәламәтлегегезне какшатуыгыз бар. Гайбәт ишеттерүләрнең сүзен колагыгызга да элмәгез, интригалардан ераграк йөрегез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрнең хезмәт хакларын күтәреп куюлары ихтимал. Җитәкчелек эшегезне күреп бәяләгәч, эшләгән саен эшлисе генә килеп тора инде ул! 

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Яңа максатлар куярга, аларны тормышка ашырырга курыкмагыз, карьера үсеше көтә. Якын кешегезне үпкәләтүдән сак булыгыз.

Балык (19 февраль — 20 март)
Эш дип башыгызны ташлап чапмагыз әле, башта ныгытып уйлагыз. Организмыгыз сезгә «миңа игътибар кирәк» дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев