Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

Казанда 2025 елда җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга максималь чик тарифлары билгеләнде. Шул хактагы карар коррупциягә каршы экспертиза сайтында урнаштырылган.

Документ нигезендә, автобус, троллейбус яки трамвайда йөрү бәясен 43 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Өстәвенә, ул акча белән һәм банк картасы белән түләгәндә дә бертөрле булачак.

Транспорт картасы белән түләгәндә, юл бәясе шулай ук 43 сум (биредә билгеләнгән сумма чикләрендә юлда йөрү хокукын бирә торган озак вакытка исәпләнгән билетлар һәм транспорт кушымтасы булган банк карталары хакында сүз бара), ә 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр йөрү өчен каралган транспорт картасы белән түләгәндә 33 сум (биредә күрсәтелгән вакыт дәвамында сәфәрләрнең билгеләнгән санына хокук бирә торган транспорт карталары хакында сүз бара) тәшкил итәчәк.

Максималь чик тарифлары 2025 елның 1 гыйнварыннан 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев