2024 елда ял һәм бәйрәмнәр көне билгеле
Хәбәрләр

2024 елда ял һәм бәйрәмнәр көне билгеле

Россия Хөкүмәте киләсе елга ял һәм бәйрәмнәр графигын раслады.

Быел Яңа ел каникуллары 30 декабрьдә башланып, 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Февраль аенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 23, 24, 25 февраль көннәрендә ял көтелә.

8 мартта да өч көн бәйрәм итәчәкбез: 8-10 март көннәре ял дип игълан ителә.

27 апрель, шимбә булуга карамастан, ватандашларыбыз 29 апрель көне өчен эшләячәк. 2 ноябрь ялы 30 апрельгә күчергәнлектән, 1 май бәйрәме уңаеннан 4 көн эшкә барасы булмый (28 апрель — 1 май).

Җиңү көнен дә 4 көн бәйрәм итәчәкбез. Календарьда киләсе елда 9-12 май «кызыл» белән бирелә. Сәбәбе — 6 гыйнварның ялы 10 майга күчерелү белән бәйле.

Июньдә бәйрәмнәр азрак. Россия көне уңаеннан гына 12 июнь ял булачак.

Ноябрьдә 3,4 числоларда эшкә барасы булмый.

Ел азагында ил халкын 6 көннең эш атнасы көтә. 28 декабрь — шимбәне 30 ына күчерәләр. Ә 31 декабрьгә 7 гыйнвар ялы күчә. Димәк, 2024 елда Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә үк башланачак

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев