Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 июльдән яңа закон гамәлгә керде

Ташламага ия кешеләргә, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен компенсация бирүнең бердәм стандартлары турындагы закон 1 июльдән үз көченә керде.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнарга компенсация бирү турындагы документта түбәндәгеләр күрсәтелгән. 

Гариза теркәлгәннән башлап 10 көн үткәнче (!), компенсация түләү-түләмәү мәсьәләсендә билгеле бер карар кабул ителергә тиеш.

1 июльдән федераль ташламага ия кешеләргә — хәрби хәрәкәт ветераннары, радиация яки техноген фаҗига аркасында зыян күргән инвалидлар һәм гражданнарга да торак-коммуналь хезмәтләр өчен тиешле чыгымны каплаганга компенсация бирүнең бердәм стандартлары гамәлгә керде. Россия хөкүмәте председателе Михаил Мишустин шул хактагы карарга кул куйган. 

Бу категория кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация федераль бюджеттан бирелә. Законда билгеләнгән гарантиягә бәйле рәвештә, компенсация торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентына кадәргесен тәшкил итә.

Бу яңа карарда компенсация алу өчен гариза бирүнең бердәм формасы тәкъдим ителә; ташлама алу өчен кирәкле документлар исемлеге китерелә; әлеге төр ярдәм чарасын билгеләү өчен карар кабул итүнең срогы 10 эш көненнән дә күбрәк булмаска тиешлеге күрсәтелә.

Ә төбәк һәм муниципаль власть органнарының исә региональ һәм муниципаль бюджеттан мондый төр ярдәмне билгеләүдә өстәмә таләпләр урнаштыру буенча үз хокуклары саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев