Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Валентин Атласов якташларына гуманитар ярдәм илткән

Зәйнең Кораллы көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов икетуган энекәше Иван Лопотков, Юрий Никитин белән махсус хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайттканнар. Алар өч машинада барып, ялга кайткан ике хәрбине дә хезмәт урынына илткән.

Хәрбиләр өчен иң ихтыяҗ булган әйберләрнең берсе — маскировка челтәрләре. Ул  хәрби хәрәкәтләр зонасында кулланыла торган мөһим әйберләренең берсе. 

Шулай ук гуманитар ярдәм илтә баручылар хәрбиләрне генә түгел, анда яшәүче балаларны да кайгырталар. Донбасс балалары өчен шоколадлар алып барганнар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары» сайты.

«10 ноябрьдә юлга чыгып киттек, барлдыгы 4896 километр юл үтеп, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булдык. Хәрбиләргә элемтә чаралары, 2 цифрлы рация, 5 дизель автоном җылыткыч, 100 комплект эчке кием, маскировка челтәрләре, тиз әзерләнә торган аш һәм коры душлар, окоп шәмнәре, йон оекбашлар, машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр, исемле посылкалар һәм башка бик күп әйберләр алып бардык. Шоколадларны юл буенда торучы балаларга өләштек. Ә Херсон балаларына баскетбол, волейбол, футбол туплары, бокс перчаткалары алып бардык», — ди Валентин Александрович.

Гуманитар йөкне җыюда төп ярдәмне 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий, Яңа шәһәрдәге Свято Троицк, Сарман районы Ләке авылындагы Изге Апосталлар Павел һәм Петр чиркәүләренә йөрүчеләр күрсәткән.

«Тормыш кыйммәтләренә төшендерә торган җир ул. Анда шатлыкның ни икәнен чынлап аңлыйсың. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Күп сөйләшмиләр алар. Җиңеп кайтырбыз, Алла бирса, диләр», — ди Валентин Атласов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев