Зәйдән Петр Уразайкин хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтеп кайтты
Зәйдән хәрбиләргә квадроцикл, госпитальләр өчен кирәкле әйберләр илттеләр.
Азатлык солдаты һәйкәле янына махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне озатырга, халык белән беррәттән, районның предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары җыелды.
- Бу гуманитар йөк хәрбиләр, аларның командирлары заявкалары буенча җыелды, шулай ук, хәрби госпитальләр өчен кирәк булган әйберләр җибәрелә. Игелекле эшкә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм, — дип сөйләде район башлыгы Разиф Кәримов.
Гуманитар йөкне район башлыгы урынбасары Пётр Уразайкин, «Зәй җылысы» хәйрия фондыннан Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, Виталий Софин (рульдә) озата барган.
Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән башлап, Зәй районыннан шушы көнгә кадәр 540 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды: «УАЗ», «ВАЗ-2107» машинасы, квадроцикл, рацияләр, генератор, машиналарга запчастьлар, тәгәрмәчләр, төзелеш материаллары, су һәм ягулык пичкәләре, пич-буржуйкалар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, тиз пешә торган аш һәм башкалар.
Бу юлы, шулай ук, госпиталь өчен култык таяклары, мендәр, матрас, юрганнар, медикаментлар, дару, окоп шәмнәре, Яңа ел күчтәнәчләре озатылган.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребез, үз чиратларында, гуманитар ярдәм җыюда үзләреннән өлеш кертүче зәйлеләргә, игелекле кешеләргә рәхмәтләрен, райондашларга сәламнәрен әйткәннәр.
- Егетләр оптимистик рухта, якыннары белән аралашып торалар, җиңү яулап кайтачакларына ышаналар, — ди гуманитар ярдәм илтүчеләр.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев