Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Арсентий Тарасов хәрбиләргә Ватанны саклаучылар көненә күчтәнәчләр әзерләгән

Зәй районының Сармашбаш авылында яшәүче Арсентий Федорович райондагы гуманитар ярдәм җыю складына бал, җиләк кайнатмасы, суган китергән.

Шул рәвешле Арсентий Федорович махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүдә үз өлешен кертергә булган.

- Бал ул витаминнарга бик бай. Ул организмны тиз савыктыра һәм стресска каршы тора ала. Үзебезнең авылда чәчәкләрдән җыеп алган бу баллы күчтәнәчләр илебез сакчыларына  көч бирсен. Алар бит көннәр буе кырда, салкын да тиядер. Ә бал ул шифалы. Таза булсыннар, чирләмәсеннәр, барысына да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын дип телибез, - ди ул.

Арсентий Федоровичка 82 яшь. Ул күп еллар Сармашбаш авылы мәктәбендә физкультура укытты, аннан колхозда партия оешмасы секретаре булып эшләде. Күп еллар чаңгы спорты белән шөгыльләнгән ветеран аякларын авырттырган әле. Шулай да гел хәрәкттә, башкаларны да кайгыртып яши. Тарасовлар гаиләсе умартачылык белән күптәннән шөгыльләнә. Хәзер инде умарталарыбыз  саны кимеде, унау гына калды, ди Арсентий Федорович.

Алар Зәйдәге гуманитар ярдәм җыю пунктына Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов белән бергә килделәр. Сармашбаш җирлеге халкы да хәрбиләргә ярдәм итү буенча берләшкән. 

-Безнең хатын-кызларыбыз авыл клубына җыелып, маскировкалау челтәрләре үрә. Алар биш маскировка челтәре үреп җибәрделәр инде.  Аңа кадәр инде Римма  Филиппова берүзе ике маскировка челтәре үргән иде. Шулай ук балавыздан өшүдән саклаучы майлар, окоп шәмнәре ясыйбыз. Балалар хәрбиләргә хатлар яздылар. Һәркем үзеннән булдыра алганча өлеш кертергә тырыша. Безнең җирлектән дә мобилизация буеча илебезне сакларга китүче егетләребез бар. Барысын да туган якларда көтәбез, - ди Рәсим Фәсхетдинов. 

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев