Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: «Кайберәүләрнең сәхнәгә чыгып әкият сөйләве ошамый»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров белән әңгәмәдән өзек.

— Ачуыңны нәрсә чыгара?
— Телләшкән, сүзен бирмәгән кешене җенем сөйми. Ясалмалылыкны яратмыйм. Кайберәүләрнең сәхнәгә чыгып әкият сөйләве дә ошамый. Халыкка шул кызык, концертка шуны тыңларга бара. Аннан соң кайбер концертларда артистлар исемлеген язалар да, берәр җырчыны «махсус кунак» дип аерып куялар. Менә шул күренеш тә ошамый. Бер концертта шуңа шелтә белдергән идем, 7-8 ел инде җырларга чакырмыйлар.

— «Йолдыз» чире белән авырганың булдымы?
— Беркайчан да булмады. Әти дә гел борынга басып торды.

— Юмор хисле җырчыдан берәр кызык хәл сөйләтми булмас.
— Бервакыт керәшеннәр филармониядә концерт куйды. Венера Ганиева мине дә шунда җырларга чакырды, беренче тапкыр филармония залына баруым. Илһам абый Шакиров белән филармония ишеген бергә атлап кердек. Илһам абый минем керәшен костюмын күрде дә: «Энекәш, бу залга кергәндә, бисмалла әйтеп чукынып керергә онытма», — диде. Бу чын булган хәл.

— Хатының Лариса белән арагызда көнләшү, бертуктаусыз шалтырату, тикшереп тору бармы?
— «Кайчан кайтасың?» — дип шалтыратып теңкәмә тигәне юк. Кайвакыт: «Мине яратамы икән соң ул?» — дип тә уйлап куям (көлә). Кайбер ирләрнең хатыннары биш минут саен шалтырата бит. Алай кирәкми, Аллаһ сакласын. Шуңа күрә дусларым да күп минем. Алар теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Бер дустым әйтмешли, өйгә кайтырга соң түгел ул. Көн дә балконга чыгып, зәңгәр һавага карап, Ходайдан гаиләмә, якыннарыма исәнлек-саулык сорыйм. «Җир йөзендәге барлык кешеләрне әти-әниле, хатын-кызларны балалы ит, Ходаем», — дип сорыйм. Чиркәүгә йөрим, әни рухына укытам, үзебезнең исәнлек өчен шәм куям.

— Чит илләргә чыкканың бармы?
— Шушы яшемә җитеп бер тапкыр да чит ил күргәнем юк иде, быел беренче тапкыр бардым. Анысы да уйламаганда булды. Дүшәмбе көнне дустым шалтыратып, җомга көнне Төркиядә узачак никахына чакырды. «Бик барыр идем дә, чит илгә барырга паспортым юк», — дидем. Аның белән сөйләштек кенә, Ходай рәхмәте белән бер дустым шалтыратты. Аңа шушы хәлне сөйләгән идем, ике көндә паспорт ясап бирде. Төркиягә барырга, диңгезне күрергә насыйп булды. Мин моны әнинең бүләге дип кабул иттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев