Вадим Захаров: «Фонограммага җырларга оялыр идем»
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров ТНВ телеканалында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруындагы интервьюсыннан өзек.
— Артистның тавышы булгач, концерт кую җиңел диләр.
— Тавыш беренче урында, әмма ул гына аз. Заманасы башка. Ләкин мин үземне тавышсыз итеп, фонограммага җырлавымны күз алдыма китерә алмыйм, оялыр идем. Кемдер тавыш, кемдер шоу белән җәлеп итә. Сүз дә юк, икесе дә кирәк әйбер, берсен-берсе чиратлаштырырыга да кирәк. Ләкин инде тавыш булмаса, сикереп йөрергә туры килә.
— Керәшеннәрнең җырлары, йолалары да үзенчәлекле. Аларны кечкенәдән тыңлап үскәнсеңдер?
— Әлбәттә. Клубта да концертларда ишетә идем, колакка сеңеп калган. 5 класста укыганда музыка укытучысы җырлатып карагач, гармунда уйный белмисеңме дип сорады. Уйным мин әйтәм. Бабай гармун алып биргән иде әле миңа. Шулай 5 яшьтә «Тәңкәләр» дигән ансамбльгә йөри башладым, гармунда уйнап җыйрлый идем. Мәктәптә укыганда конкурсларда да еш катнаша идем. Гел беренчелекне, гран-при алам дип әйтә алмый, ләкин мондый конкурслар чыныктырды.
— Җырчы булам дигәч каршы әти-әниең төшмәделәрме?
— Әти мине үзе бөтен конкурсларга, концертларга йөртте. Автобуска утыртып, чыгарып җибәргәнен хәтерләмим, гел үзе алып бара иде. Ләкин әле бүгенге көнгә кадәр «улым, молодец» дип әйткәне булмады. Гел «болай эшлә», «шулай кирәк», «борыныңны бик күтәрмә» дип әйтә килде.
— Ә әниең?
—Әни гел мактап тора иде. Кызганыч, бик иртә китте шул. Булышып булмады. Ул киткәч, 20 минуттан соң журналистлар шалтырата башлады, әниегез белән мөнәсәбәтләрегез ничек иде дип. Мәгънәсезлек инде бу. Ул кайгы онытылмый, шуның белән яшәргә өйрәнәсең.
Интервьюның тулы варианты әлеге видеода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев