26 декабрьдә Кукмара районының Үрәсбаш авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты тантаналы рәвештә ачылды. Ул «Мәдәният» федераль милли проекты буенча ремонтланды.
Тантаналы ачылышта Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, авыл халкы, балалар катнашты.
Бу хакта без авыл җирлеге башлыгы Василий Сафаров белән сөйләштек:
«Авыл халкы мәдәният йортын төзекләндерүне күптән көтте. Бик матур булды. Стена, идән, түшәм алмаштырылды, сулар кертелде, газ кертергә көтәбез. Китапханә дә шунда ук Яңа ел алдыннан мондый бина булдыру күңелләргә шатлык өсәде. Дөньялар имин, сәламәт булыйк», – диде ул.
Нет комментариев