Хәбәрләр

Үрәсбаш балалар бакчасында китапка мәхәббәт тәрбияләнә

Кукмара районы Үрәсбаш авылындагы балалар бакчасында китапка игътибарны көннән-көн арттырырга тырышалар.

Баланың китапка тартылу-тартылмавында гаиләнең һәм балалар бакчасының роле зур.

«Әгәр әти-әнисе, тәрбиячеләр балага китап укый икән, балада да китапка кызыксыну үсәчәк. Кечкенә чакта ук баланы үз яныңа утыртып әкиятләр, шигырьләр укырга, ә инде үсә төшкәч, үзе дә укырга өйрәнгәч, һәр йортта «китапханә» булдырырга киңәш итәр идем, — ди Үрәсбаш авылының «Чулпан» балалар бакчасында эшләүче Любовь Павлова.


Нет комментариев