Ләке авылы мәдәният йортының балалар театр коллективы грамота белән бүләкләнгән.
Ул грамота Сарман районы мәдәният идарәсе хезмәткәрләренең шушы көннәрдә үткәрелгән семинарында тапшырылган. Балалар грамотага да тәмледән-тәмле күчтәнәчләргә дә шатланганнар.
Алар бу бүләккә узган көз район күләмендә игълан ителгән “Театр иленә сәяхәт” конкурсында актив катнашулары өчен лаек булганнар.

Күбесе “Айбагыр” керәшен балалар фольклор ансамбленә йөрүче балалар, ансмабль җитәкчесе Римма апалары Тимирова белән бергәләп, тырыша-тырыша, татарча тамаша әзерләгәннәр. Үзләрен сәхнәдә иркен тотарга да Римма апалары өйрәткән. Алар “Тукай әкиятләренә ияреп” дигән күренешне сәхнәләштергәннәр.
Нет комментариев