Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада концерт-лекция узачак

Түбән Кама керәшеннәре айлыгы районның үзендә башланып китәчәк.

4 февральдә Түбән Каманың Халыклар Дуслыгы йортында “Күрсен дөнья минем Халкымны!” дип аталган иҗади программа узачак. Ул җирле керәшен бүлеге тарафыннан Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең “Җакын дуслар җыелышкач” проекты кысаларында оештырыла.

Керәшен бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Гильмутдинова хәбәр итүенчә, аерым күргәзмә оештырылачак. Шулай ук, райондагы керәшен ансамбльләре – “Сүрәкә”, “Серле мәләнчек”, “Баш чишмә”, “Ак түтиләр”, “Җирекле моңнары”, “Асыл нәсел” һәм аерым башкаручылар чыгышы да көтелә.

Кичәнең бер өлешен концерт-лекция дип атаганнар. Чөнки рекреацион программадан тыш, районда керәшеннәр белән бәйле эзләнү эшләренең нәтиҗәләре турында да сөйләнәчәк һәм аерым экспедицияләрдән видео-репортажлар күрсәтеләчәк.

Шулай итеп, Түбән Кама керәшеннәре айлыгы ачылып җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев