Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда савым сыерлары, атлар арткан

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткән 5 айда терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәргән.

Киңәшмәдә китерелгән саннардан күренгәнчә, бу елның узып киткән биш аенда республикада сыерлардан барлыгы 684 мең тонна сөт савып алынган. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 120 процент тәшкил иткән. 176,3 мең тонна ит җитештерелгән. Шул исәптән, мөгезле эре терлек ите — 40,4 мең тонна, дуңгыз ите — 40,9 мең тонна, кош-корт ите — 93,9 мең тонна.

Мөгезле эре терлекнең баш саны — 634 мең 987. Узган елның шул вакытыннан 5 мең 638 башка азрак. Аның каравы, читтән токымлы сыерлар кайтартуга бәйле рәвештә, савым сыерларның баш саны шактый арткан (үткән елның шул вакыты белән чагыштырганда 101 процент булган). Атлар да 1 процентка күбрәк: 19 мең 226 башка җиткән.

Дуңгызларның баш саны — 450 мең 830, сарыклар һәм кәҗәләр — 59 мең 723, кош-кортныкы — 15 миллион 634 мең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев