Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәңкә авылы чиркәве

Кукмара районының Тәңкә (Танькино) авылы уртасында бик борынгы чиркәү бар.

Мәгълүматләр буенча чиркәү 1811-1822 елларда төзелә. Аны төзүчеләр кирпечен узләре сугып, шул кирпечләрдән салганнар. Измәсен күкәй сарысы кушып ясаганнар дип сөйлиләр.

Чиркәү «Церьков Петра и Павла», «Петроравловский церьков» дип аталган. Чиркәүнең свещеннигы, диакон, үзенең җыюучылары булган. Чиркәүнең чаңы һәм аны кагучы үз остасы да булган. Чаң авазы, тирә як авылларга ишетелеп, халыкны иман йортына чакырып торган. Ул заманда кеше чирләп китсә дә, үлсә дә, иң беренче чиркәүгә килеп, поп белән сөйләшеп, ярдәм сораганнар. 

100 елдан артык халыкка хезмәт иткән иман йорты туза башлый, чиркәүгә кеше дә әз йөри башлый. 1939 елда авыл советы җыелышында чиркәүне ябарга дигән карар чыгарыла. 

– Безнең балачак шул чиркәү янында уйнап үтте. Чиркәү эчендәге тар гына баскычтан менгәч бер булмә һәм шул бүлмәдә бик зур тәреләр, тәре куйган приставкалар бар иде. Алтарь урыны таштан булып, кызылга буялган. Иконаларны чиркәүле авылларга алып киттеләр. Чиркәүдә башта колхоз сепаратын тоттылар. Склад итеп ашлык та салдылар. Аннары ашлама тутырдылар. Шулай итеп, чиркәү ташландык хәлгә калдырылды, — дип искә ала авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев