Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамара Баһаветдинова – керәшеннәрнең асыл заты

Фирая Моратованың шәхси архивында сакланган 2008 елгы язмадан алынды.

Гадәттә, кешенең гомер елларын билгеләгәндә, аның халык файдасына булган яхшы эшләрен, тирә-яктагыларга, үзе белән бергә эшләүчеләргә кылган игелекләре искә алына. Шуңа күрә, Түбән Кама базар комплексы генераль директоры, җирле керәшен этнографик-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың гомер бәйрәме уңаеннан, сүзне нәрсәдән башларга белмичә аптырап калдым. Аның кешеләргә кылган игелекләрен санап чыгу өчен генә дә бик күп вакыт кирәк булыр иде.

Тынгысыз җанлы, ирләргә биргесез корыч холыклы, эшлекле Тамара Алексеевна шәһәр базарын заманча зур комплекска әйләндерде, дисәм, анысы болай да барыгызның күз алдында. Һәрнәрсәнең асылы чагыштыруда ачыла. Сез дә юлыгыз төшкәндә кереп, Чаллы, Казан, Мәскәү базарлары белән безнеке арасындагы аерманы күреп, нәтиҗә ясый аласыз. Ә ул нәтиҗә, әлбәттә, Түбән Кама шәһәре базары файдасына булыр. Ә бит базар җитәкчесе булып эшли генә башлаган туксанынчы елларда Тамара Алексеевнага эшне үз бүлмәсенә — телефон һәм өстәл-урындык юллаудан, ә төннәрен базар милкен ире Сәмигулла һәм балалары белән каравыллап уздырудан башларга туры килгәнен бүгенге көндә инде күз алдына да китереп булмый. Ун еллап «Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре» исемен йөртүче Тамара Алексеевнаның «Россиянең иң яхшы менеджеры», «Татартсанның бизнес ледие» булуы, республика күләмендә уздырыла торган «Алтын йөрәкле кеше», «Ел хатын-кызы» һәм башка конкурсларда җиңү яулавы һәм инде бу елда (2008 ел — ред.) «Ел хәйриячесе» булып танылуы һәм башка уңышлары — тырыш хезмәте өчен лаеклы бәя.

Тик кеше хезмәт юлында нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, үз асылына, үз халкына тугры булып калырга бурычлыдыр. Әгәр бу хакта сүз кузгатучы булса, Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында сигез балалы гаиләдә үскән керәшен кызы Тамара «мин үземнең туган төбәгемне дә, рухи көч биреп торучы керәшенлегемне дә бер генә мизгелгә дә исемнән чыгармадым, авыр чакларымда шулардан ныклык алдым», дияр иде. Соңгы вакытларда сорарга гел кыенсынам, әнисеннән истәлек булып калган көмеш беләзеген хәзер дә күз карасыдай кадерләп саклыймы икән ул?

Ә бит ул беләзек Сергеевлар нәселе кичергән барлык авырлыкларга да шаһит булган: сугыштан яраланып кайтып, колхоз председателе булып эшләгән әтиләре, бәләкәй сигез баласын калдырып, үлеп китә. Әтисез калган гаиләгә яшәве авыр була. Тамара унике яшеннән Урал якларына китеп, шундагы туганнарында яшәп, кичке мәктәптә укый. Ә уналты яшендә инде Түбән Кама предприятиеләренең берсендәге ашханәдә эшли башлый. Таң йокысы калу, кырыгар литры сыйдырышлы аш кәстрүлләре күтәрү авырлыыгын да үҗәтлек белән кичерә үсмер кыз...

Татар каенанасына да үзен яраттыра алган керәшен кызы күңелен үз халкына багышланган «Җидегән чишмә» кичәсе айкап ташлый. Хәтеренең әллә кайсы почмагында онытылып яткан хисләре күз яшьләре булып ургый, җаны сыкрап сызлый: «Мондый җырулар, бу кадәр дә үзәк өзгеч моң онытылырга тиешме? Юк! Аларны яшәтү өчен барысын да, барысын да эшләрмен...».

Һәм, чыннан да, әнә шул көннән алып, ул үз керәшенең асылын саклау, гадәт-йолаларын, тәртипләрен кабат тергезү өчен кулыннан килгәннең барын да эшли. Шәһәрдә керәшен җәмгыяте төзү фикере яңгырауга, аны оештыруга бәйле бар мәшәкатьләрне үз өстенә ала. Фольклор ансамблен дистә еллар дәвамында сәхнә киеме белән тәэмин итеп кенә калмый, барлык керәшен бәйрәмнәрен уздыру чыгымнарын да күтәрә. «Сүрәкә» фольклор ансамбле ел саен Олы көндә Халык иҗаты йортына керәшеннәрне үз концертына җыя икән, анда да төп спонсорларның берсе — Тамара Алексеевна. Кабаттан җирле керәшен җәмгыятенә җитәкчелек итә башлагач, шәһәр белән беррәттән, авылларыбыздагы керәшеннәрне дә барлап, аларны да бер үзәккә берләштерү кебек мөһим эшкә алынды ул. Моңа мисал итеп, Кушайда — чиркәү, Актүбә зиратында часовня ачу тантаналарын китерергә була. Шулай ук, ул Питрау җыенанррын да шәһәрдә генә калдырмыйча, район күләмендә Келәтле авылында зурлап уздыруны оештырды. 

Сүз дә юк, никадәр генә булдыклы һәм уңган булсаң да, андый эшләрне ялгызың гына башкарып чыга алмыйсың. Шунлыктан, Тамара Алексеевна Келәтле егете, «Медтехника» җитәкчесе Геннадий Муллин, НПАТП директоры Юрий Иванов, Кушай эшмәкәре Владимир Васильев (арабызда юк инде — ред.) кебек, халкым дип янып йөрүчеләр ярдәменә таяна. 

Үз керәшененең асыл кызы, Түбән Кама халкын заманча базарлы һәм күпме кешене эшле иткән Тамара Баһавтединованың исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелүе дә дәүләт тарафыннан бирелгән олы бәя. Һәр халыкның «асыл сөягем» дип мактанырлык үз Тамарасы булсын иде ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев