Мобилизацияләнүче ватандашларыбызга ярдәм итү буенча эш дәвам итә.
Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы да “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды.
Мәктәптә тагын 150 окоп шәме ясалып, коробкаларга тутырылган. Моннан тыш,тәм-томнар, көнкүреш кирәк-яраклары, укучылар рәсемнәр ясаганнар.
“Укучылар үзләренең күңел түрләрендәге ихлас хисләрен кәгазь битләренә язып, авылдаш ир-егетләргә һәм абыйларына хат итеп җибәрделәр”, – ди укытучы Ирина Чернова.

"Зәй офыклары".
Нет комментариев