Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбендә «Чыршы бәйрәме» үтте

Яңа ел бәйрәмнәрен барыннан да бигрәк балалар көтеп ала. Кыш бабайны һәм аның бәйрәм бүләкләрен дә зарыгып көтеп торалар алар. Шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнеп, алдан ук бәйрәмгә әзерләнеп куялар.

26 декабрьдә Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә дә «Чыршы бәйрәме» үтте. Укучылар, балалар бакчасы балалары Кыш Бабай белән Кар Кызына биеп тә, җырлап та, шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, бәйрәм иттеләр. Кыш бабай бүләкләрен барлык балалар да алды. Актив укучыларга, бәйрәмгә стена газетасы чыгаручыларга аерым бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Зәй офыклары

-Мәктәптә "Чыршы бәйрәме"н үткәрүгә авыл Советы депутаты Валерий Утяганов матди ярдәм күрсәтте. Валерий Николаевич читтә калмыйча, авылда Өлкәннәр көнен уздыруга һәм башка бәйрәмнәрдә дә үзеннән өлеш кертә. Без аңа бик рәхмәтле", — ди укытучы Петр Утяганов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев