Редакциябез кунагы – юморист Вадим Шрыков
Мамадыш районының Юкәче авылында туып үскән Вадим үзенең сәхнәгә чыгуы, җырчы-пародист Данир Сабиров командасында эшли башлавы турында сөйләде.
– Вадим, син Энергетика университетында техник белем аласың бугай, сәхнәгә ничек чыктың?
– Минем гаиләм иҗади, папам Валерий да җырчы, дәдәм Игорь сценарийлар яза, КВНда уйнады. Шуларны күреп үстем инде. Мәктәптә укыганда «Созвездие-Йолдызлык» конкурс-фестивалендә һәр ел «Конферансье» номинациясендә чыгыш ясый идем, тик бер тапкыр да җиңгәнем булмады (көлә). Дәдәм Игорь «Айбагыр» лагерендә вожатый булып эшләгәндә, мине дә ияртеп барды. Барсы да шуннан башланды. Мәктәпне тәмамлап Казанга килгәч, «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә кушылдым, үзем дә «Айбагыр»га вожатый буларак бардым. Шул вакытта Дмитрий Барановка «әйдә үзебез КВН командасы җыеп, Әйдә шаяРТта катнашабыз» дип тәкъдим иттем. Ул озак уйлап тора торган кеше түгел, ризалашты. Шуннан соң эшкә керештек. Инде 3нче тапкыр чемпион калабыз.
– Данир Сабиров белән ничек эшли башладыгыз?
– Нәкъ менә Әйдә шаяРТта жюрида утырганда күреп алган ул мине. Үзе номерымны табып, минем белән элемтәгә чыкты, мунчага дәште. Ничек кенә кызык тоелса да, беренче танышуыбыз мунчада булды. Инде 3 елдан артык эшлибез. Данир Сабиров бик гади, аңлаучан кеше, аның белән эшләү җиңел.
– Сәхнәдә алган тәҗрибәнең тормышта кирәге чыгамы?
– Әлбәттә! Күптән түгел туйлар, юбилейлар алып бара башладым. Шулай ук, күчмә регистрация да алып барганым булды. Гомумән, сәхнәдә чыгыш ясау кеше янында үзеңне дөрес тотарга, алар белән аралашырга өйрәтә.
Вадим турындагы тулырак материалны газетаның киләсе санында укый алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев