Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Аты авылында яшәүче карендәшебез Петр Пепенеев спортта яңа уңышка иреште

Түбән Кама районының Олы Аты авылында яшәүче гер остасы Петр Пепенеев Спартакиадада катнашып призлы урын алды.

«Газпром трансгаз Казань» җәмгыятенең әле шушы көннәрдә генә тәмамланган Спартакиадасында катнашып, ул 85 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәге 22 спортчы арасында, Казанның танылган спортчысына гына оттырып, икенче призлы урынны алды. 

32 килограммлы герне Петр Пепенеев бер кулы белән — 60 мәртәбә, ә шундый ук ике герне берьюлы ике кулы белән 20 мәртәбә күтәргән. Спорт белән кызыксынучылар моның бик яхшы нәтиҗә икәнен белә.

Петр Васильевич 20 елдан артык инде газовик булып эшли. Трудовой поселогында, Олы Аты, Кызылъяр авылларында йортларга кертелгән газ җиһазларының төзеклеге өчен җаваплы. Хезмәтен зур җаваплылык белән башкара, дип мактыйлар аны. Кечкенәдән спорт белән дус булган, әле узган шимбәдә генә 55 яшен тутырган бу керәшен егетенең «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте Спартакиадаларында ел саен катнашып призлы урын алмый калганы юк. 

Фотоларда: Петр Пепенеев — «Газпром трансгаз Казань» җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Усманов белән; "Нижнекамскгаз"идарәсе начальнигы Рөстәм Харисов һәм профком рәисе Людмила Былинкина белән.

Виктор ШАДРИН. Түбән Кама шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев