Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Гыйлметдинова-Чемкина: “Керәшен кызына 70 төрле һөнәр дә аз!”

Казанда яшәүче Ольга Гыйлметдинова-Чемкина буш вакытларын кул эшләренә багышлый: алмаз мозаика белән картиналар җыя, атлас лентадан чәчәкләр ясый, саннар буенча рәсем буйый.

Безнең гаиләдә, теге, яки бу эшне эшли белмибез дигән нәрсә юк иде. Әнием тегәргә, чигәргә, бәйләргә дә бик оста иде. Без ул бәйләгән оекбаш, бияләйләр киеп, башыбызга кәҗә мамыгыннан шәл, ак куян мамыгыннан бәйләнгән косынкалар ябып, әтием баскан йомшак, җылы киез итекләрне киеп үстек. Мин дә чигәргә, тегәргә дә әниемнән өйрәндем. Унынчы сыйныфта укыганда 23 февральгә классташ егетләргә чиккән кулъяулыклар бүләк итәргә булдык. Чигеп бетергәч, иң матурын сайлап, класс җитәкчебез — безне үз балалары кебек күрүче Николай Федорович Петровка буләк иттек. Нәкъ менә минеке аңа тиң, дип табылган иде!  Кул эш белгәч, авыр 90 нчы елларда балаларга җылы костюмнар, үземә, иремә свитерлар бәйләү авыр булмады.

Хәзерге көндә мин лаеклы ялда булгач, күңелем нинди эш белән шөгыльләнәсе килсә, шуңа тотынам. Хыялым атлас ленталар белән чигәргә өйрәнү иде, аны да үзләштердем. Алмаз мозаика белән дә картиналар җыю бик мавыктыргыч. Иң катлаулысы — саннар буенча буяулар белән рәсем ясау булып чыкты. Иң яраткан чәчәкләрем — пионнарны гел күз алдымда тоту теләге бу катлаулы эшне дә башкарып чыгарга ярдәм итте. Аннан инде оныгыма шундый бүләк бирделәр, ничек инде аңа ул попугайларны ясап бетерергә ярдәм итмисең ди. Менә шулай, керәшен кызына 70 төрле һөнәр дә аз, дип яшәп ятыш.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ольга, бу матурлыкны кунеле якты, гел изгелектэ булган тырыш кеше генэ тудыра ала торгандыр..