Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәстә Сабантуйны шәп уздырдылар

Тукай районының Мәләкәс авылында бу милли бәйрәм керәшенчә киң колач һәм берсеннән-берсе кызыклырак уен-ярышлар белән үтте.

Көн яктысында төсле салют белән башланып киткән Сабантуйны Мәләкәснең бәйрәм мәйданына җыелган халык озак вакытлар искә төшереп сөйләр әле.

Иң элек, бәйрәмнең олы кунакларын — Петербургтан ук кайткан күренекле авылдашлары Иван Еремеевны һәм муниципаль район башлыгы Фаил Камаевны ипи-тоз белән каршы алганнар. Бистәргә куелган ипине тотып, олы кунакларны милли киемнән каршы алучы кыз — быел республикакүләм «Кряшен чибяре» титулы өчен көч сынашачак авылдашлары Лиана Самойлова! Ул әле сәхнәдә дә керәшен җыруын башкарган.

Җыру дигәннән, Мәләкәс Сабантуенда танылган керәшен җырчылары Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Вадим Захаров, җырчы композитор Роберт Андреев та чыгыш ясаган. Шулай ук, бәйрәм кунаклары булган җырчылар Айдар Галимов белән Мөнир Рахмаев Сабантуйда беренче мәртәбә Мәләкс гимнын башкарганнар. Ул гимнның сүзләрен, зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, туган ягын һәм авылдашларын онытмаучы, Петербургтан еш кайтучы Иван Еремеев язган.

Сабантуйның кызыклы уеннарыннан берсе — күз бәйләп чүлмәк вату. Мәләкәстә аны яңача уздырганнар: чүлмәк ватарга чыккан кешеләрнең һәрберсе чүлмәк астына башта 100 сумлык куйган. Шуннан соң гына кулына озын күсәк-таякны алган. Ватса, акчаны ала, вата алмаса, акча чүлмәк астында кала. Җиңелгән берәүнең акчасы кала торгач, чүлмәк астында шактый сумма җыела. Бу уен халыкны үзенә шул дәрәҗәдә бөтереп алып кереп китә: 100 сумнан башланган ставка, 200, 300, 500 һәм 1 меңгә кадәр күтәрелә. Нәтиҗәдә, чүлмәкне иң соңгы булып ваткан яшь кыз Анжелика Карамзина 20 мең сумлы була.

Тагын бер кызыклы уен — ирләрнең көч-куәттә ярышуы. Анысы өч этаптан тора: «Нива» машинасын аркан белән тарту; МТЗ тракторы тәгәрмәчен әйләндерә-әйләндерә финишка алып килү; шпал күтәреп йөгерү. Боларның барысын да бик кыска вакытта эшләргә кирәк. Җиңүче — Мәләкәс авылыннан керәшен егете Руслан Самойлов. Икенче урында — Русланнан берничә секундка гына калышкан Сергей Курочкин. Җиңүчегә — пикник өстәле, ә икенче урынны алучыга тузан суырткыч тапшырылган.

Хатын-кыз көрәшендә Яңа Җирекле авылыннан Валентина Аверьянова җиңеп, элек-электән Сабантуйның иң дәрәҗәле бүләге саналган тәкәгә ия булган. 
Ир-егетләр арасындагы көрәшне 8 яшькә кадәрге малайлар башлап җибәргән. Алар арасында Родион Васильев 2нче урынны алган. Ә 10 яшькә хәтле малайлар көрәшендә Матвей Васильев җиңгән (сүз уңаеннан, икесе дә авыл җирлеге башлыгы Юрий Павловичның уллары).

14 яшькә кадәрге үсмерләрдән җиңүче — Никита Курочкин. Ул — заманында мәйдан тоткан атаклы көрәшче Федор дәдәйнең оныгы... 

18 яшькә кадәрге яшь спортчылардан Вильдан Иванов беркемгә дә бил бирмәгән.

Олылар арасында көрәш авыл җирлеге ир-егетләре белән килгән кунаклар арасында аерым оештырылган. Авыл егетләреннән Сабантуйның абсолют батыры исемен Артемий Артемьев яулаган. Баш батырга тәкә һәм электротрицикл бүләк иткәннәр.

Капчык сугышы (абсолют җиңүчегә авыл депутаты Равил Миңнехуҗин 35 мең сум акча бүләк иткән), баганага менү, күкәй салынган калакны авызга кабып йөгерү, сулы чиләк-көянтә күтәреп узышу шикелле уеннар халыкны үзенә тарткан. Хәтта җырчылар Айдар белән Мөнир дә алъяпкыч ябып, башларына яулык бөркәп, көянтәләренә чиләкләр асып чишмәгә суга барганнар. Эш чишмәгә барып җитү-җитмәүдә, суны янәшәдәге "пожарный машина"дан гына алып килүдә түгел, ә бөтен мәйдан күз алдында танылган җырчыларның су ташуында!

...Мәләкәс авылы кызы, Бордыда яшәүче укытучы Алена Дусманова сөйләгәннәрдән чыгып, Мәләкәс Сабантуен әнә шулай үзебез күргәндәй булдык.

Бәйрәмне алып барган нәфис сүз остасы, әнисе керәшен булган Ильмир Ямалов та мондый матур Сабантуйны әле беркайда да күргәне булмаганын әйткән.

Соңгы еллардагы гадәт буенча, кичке 8дән 10га кадәр мәйданда дискотека булган. Мәләкәс Сабантуе салют белән төгәлләнгән.

Сабантуйны оештыруда күп көч куйган Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев бу бәйрәмне уздыруда күп кенә эшмәкәрләрнең спонсорлык ярдәме күрсәтүләрен әйтеп үтте. Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинин һәм Куаклы авылларын берләштергән җирлектә 2,5 меңнән артык кеше яши, шул исәптән, Мәләкәснең үзендә — 960 кеше. Башлык әйтүенчә, җирлектә төрле милләт кешеләре нәкъ шушы Сабантуйда бергәләп күңел ачкан шикелле үк, көндәлек тормышта да аралашып, дус-тату яшиләр.

Мәләкәслеләр әле 12 июльдә Питрау бәйрәмен дә уздырырга җыеналар.

Фирая МОРАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев