Людмила Аланлы: «Мин үзем 25 санын бик яратам, шуңа да ышанам, әйбәт ел булыр!»
Людмила Аланлы Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылында – Федотовкада туып-үсә. Һәрвакыт керәшен гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, санлап яши, Федотовкада узган бәйрәмнәрдә катнаша.
Людмила Николаевна белән үткән ел нәтиҗәләре, киләчәккә планнар турында сөйләштек.
«Узган ел сөенечләре, шатлыклары белән истә калды. Шул ук вакытта шактый борчулы, мәшәкатьле дә ел булды ул минем өчен. 2025 ел бәхетлерәк булыр дип өметләнәм. Мин үзем 25 санын бик яратам, шуңа да ышанам, әйбәт ел булыр. Иң мөһиме, дөнья тыныч булсын иде. Бар кешегә дә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим. Хыялларым: иҗат итү, яңа җырлар яздыру, яңа шигырьләрем тусын иде», – диде ул.
Яңа ел белән!
Төнлә белән карлар яуган,
Яктылыкка дөнья төренгән.
Шатлык белән, бәхет белән
Жыр агыла хәзер һәр өйдән.
Бәйрәм көтә бүген йөрәкләр,
Бездән сезгә изге теләкләр:
Яңа елда шатлыклар да,
Сөенечләр насыйп булсын сезгә, дуслар!
Яңа елда бар җиһанда
Якты хисләр сезне урап алсын, дуслар!
Бәхетлеләр артсын җирдә,
Өмет белән карыйк бу дөньяга.
Күктә хәтта йолдызлар да
Безнең өчен генә якты яна!
Бәйрәм көтә бүген йөрәкләр,
Бездән сезгә изге теләкләр:
Яңа елда шатлыклар да,
Сөенечләр насыйп булсын сезгә, дуслар!
Яңа елда бар җиһанда
Якты хисләр сезне урап алсын, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев