Республикабыз районнарында, шулай ук, Казан һәм Яр Чаллыда өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә 45 мең 730 җир участогы бирелгән.
Шушы елның 16 июненә күп балалы гаиләләрдән, гаризалары нигезендә, җир участоклары бирү өчен 71 мең 616сы исемлеккә кертелгән. Шул исәптән, Казанда — 18 мең 102, Яр Чаллыда — 7 мең 37.
Татарстан буенча алганда, 49 мең 293 җир участогы кадастр исәбенә куелган. Шуның 7 мең 411е — Казанда, ә 3 мең 404е — Яр Чаллы шәһәрендә.
Нет комментариев