“Кряшен чибяре-2023” финалисты: Вероника Степанова
Питрауның йөзек кашы булган, иң көтеп алынган “Кряшен чибяре-2023” конкурсының финалистлары белән таныштырабыз.
«Кряшен чибяре-2023» конкурсында үз көчләрен сынап карарга Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай, Теләче, Тукай, Яр Чаллы, Менделеевск районнарыннан 10 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.
Яше: 19 яшь.
Кайдан: Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы.
Уку/эш урыны: кафеда администратор булып эшли.
Тормыш девизы: «Бүген нәрсә эшләгәнеңнән чыгып, киләчәгең билгеләнә».
Хобби: җырларга, китаплар һәм шигырьләр укырга ярата.
Ни өчен конкурста катнаша: кечкенә чагыннан ук керәшеннәрнең җыр-моңнарына, йола-гадәтләренә сокланып, аларга гашыйк булып үскән. Питрау бәйрәмендә «Кряшен чибяре» конкурсы аеруча кызыксыну, горурлык хисе уятканлыктан, анда катнашу — балачак хыялы.
Хыялы: киләчәктә тормышын сәнгать белән бәйләү.
Конкурсның финалы 15 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.
«Кряшен чибяре-2023” конкурсы финалистлары билгеле!
Игорь Заломский фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Удачи тебе Вероника.
0
0