Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен оешмасы вәкилләре Татарстан Рәисе каршындагы Совет утырышында катнаштылар

26 декабрь көнне Татарстан Милли китапханәсендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын үткәрүне оештыру комитеты утырышы узды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

«Бай этномәдәни һәм телләр күптөрлелеге, барлык халыкларның бердәмлеге — Россия Федерациясенең өстенлеге. Татарстан территориясе күп гасырлар дәвамында татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башка күп халыкларның тыныч яшәү һәм иҗади хезмәттәшлек итү урыны булып тора. Республикада яшәүче һәр халыкны кайгырту — безнең бердәмлегебез нигезе. Гражданнарның туган телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә хокукын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Моңа без бүген нәтиҗә чыгарган Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы тулысынча булышлык итте», — диде ул.

Республика җитәкчесе фикеренчә, Татарстанда халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлык шартлар тудырыла: тиешле инфраструктура үсеш ала һәм берничә программа гамәлгә ашырыла.

Бу утырышта Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова да катнашты. Чара башланыр алдыннан, холда төрле милләт вәкилләренә багышланган экспозиция дә эшләде. Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм аның урынбасары Лиана Самойлова утырышта катнашучыларга һәм рәсми кунакларга керәшен киемнәрен тәкъдим иттеләр.

Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән киләсе 2024 ел да милли бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелергә тиешлеген ассызыклады.

«Илдә игълан ителгән Гаилә елының потенциалы шулай ук гражданлык бердәмлеген, милли татулыкны ныгытуга, ил халыкларының база кыйммәтләре нигезендә этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелергә тиеш», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев