Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларында Май чабу бәйрәмнәре узды

Май чабу бәйрәме — бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

Соңгы елларда, йолаларыбыз яңартыла, Май чабу бәйрәмен үткәрү дә яңадан кайтты. Олы уразага керер алдыннан, халык кыш белән саубуллаша, язгы җылы көннәргә шатлана, сөенә. Әби-бабаларыбыз тирән мәгънәле бәйрәмнәр  үткәргән шул.

Милли бәйрәмнәр һәм йола-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора. 

«Шул уңайдан, 14нче март көнне бакчабызда халкыбызның борынгыдан ук яраткан һәм күңелле бәйрәмнәреннән берсе «Май чабу» — бәйрәмен билгеләп үттек. Кышны озату, язны каршы алуга багышланган әлеге чара балалар бакчасы мәйданчыгында узды. Кайнар коймак пешеп, хуш исле чәй кайнаган арада балалар Кыш белән саубуллаштылар һәм Яз кызын каршы алдылар. Саф һавада рәхәтләнеп төрле халык уеннарында катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан тәмле коймактан авыз иттеләр. Кышны менә шулай күңелле итеп озату безнең балалар бакчасында матур традициягә әйләнде», — дип язды Мамадыш районының 12нче «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Римма Кузнецова.

17 март – сайлауларның соңгы көнендә Саба районының  Кырбаш авылында яшәүче керәшеннәр дә Май чабу бәйрәмен уздырды.

«Бәйрәм бик куңелле булды, төрле уеннар уйнап, җырлар жырлап узды. Көн дә бик матур булды, кояшлы, җылы. Өлкәннәр дә, балалар да бик теләп, сөенеп бөтен уеннарга да катнаштылар. Киллгән кунакларга да бәйрэм ошагандыр дип уйлыйбыз», — дип сөйләде Кырбаш клубы җитәкчесе Надежда Черненко.

Ял көнне Бакалы районының Ахман авылында кыш белән хушлашуга багышланган бәйрәм – Май чабу узды.

«Бәйрәм күңелле үтте. Бәйрәм кунаклары мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән уен тамашасын карадылар. Әкият геройлары авылның барлык халкын конкурс — уеннарда катнашырга чакырдылар. Дәртле халык җырлары һәм биюләр тамашачыларны шатландырды. Күңелле түгәрәк уен, әтәчләр сугышы, карлыгачлар уены һәм башка халык уеннары кунакларны куандырды. Барлык катнашучыларны тәмле беленнәр белән сыйладык», — дип язды китапханәче Айгөл Чернова һәм үзенең бәйрәмдә төшергән фотоларын җибәрде.

Яңа Чишмә районының Ленино авылы китапханәсендә «Май чабу атнасы бара, табында  коймак та бал» уен программасы үткәрелгән. Балаларга Май чабуның нәрсә икәнен һәм аның кайдан килеп чыкканын аңлатканнар.

«Китапханәче Надежда Валентиновна Май чабу атнасының һәр көнен ничек данлаулары һәм безнең ата-бабаларыбызның бәйрәм итүләре, Май чабу шаяртулары турында сөйләде. Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара коймак һәм тәм-томнар белән чәй эчү белән тәмамланды», — дип язды авыл җирлеге башлыгы Светла Питеркина.

Лениногорск районының Федотовка авылы клубында атна уртасында Май чабу бәйрәме уңаеннан балалар белән бергәләп, керәшен йолаларын, бәйрәмнәрен искә төшереп узганнар. Матур җыру-биюләрен башкарганнар. 

Бүген Федотовка авылының клубы каршында авыл халкы өчен Май чабу бәйрәме зурлап оештырылды. "Бик күп кеше җыелган иде. Кыш озатуда элгәре уйнала торган уеннарны искә төшердек. Конкурслар оештырдык. Тәмле коймак белән чәй эчтек.

«Бәйрәмгә килүчеләр арасында авыл халкы, мәктәп укучылары бар иде. Ул бик кызыклы уеннар, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Ахырда бәйрәмдә катнашучылар уңган пешекчеләребез пешергән тәмле хуш исле тәбикмәкләр белән сыйландылар», — дип язды клуб җитәкчесе Людмила Афанасьева.

12 мартта Сарманның Ләке авылында да «Май чабу» бәйрәме узды.

«Иң күңелле халык бәйрәме, ул. Кышкы йокыдан табигатьнең уянуын аңлата. Гасырлар дәвамында кешеләр язны яңа тормышның башы итеп кабул иткәннәр һәм барлык тереклекне уятучы Кояшны хөрмәт иткәннәр. Бәйрәм җырлар белән башланды, ә аннары уен программасы белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да конкурсларда һәм уеннарда теләп катнашты. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Кунаклар бал һәм варенье белән тәмле тәбикмәкләр ашадылар, чәй белән сыйландылар»,— дип яздылар ләкелеләр.

Кукмара районының Үрәсбаш авылы мәдәният йортында да Май чабу бәйрәме булган.

«Бәйрәмгә балалар белән без дә бардык. Җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Табын артында тәм-томнар, коймаклар белән чәй эчтек. Бик ошады», — дип хәбәр итте балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова.

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында Май чабу атнасы сайлауларга туры килгәнлектән, иртәдән үк клуб янында музыка яңгырап торган. Сайлау участогына килүчеләр бәйрәм карамый китмәгән. Аларны кайнар чәй, майлы коймак белән сыйлаганнар.

«Керәшен биюләре белән Хуҗа Хәсән мәктәбе каршындагы «Инешкәй» фольклор ансамбле, Светлана Альбертовна җитәкчелегендә, авылдашларыбызны куандырды. Җыр биюләр белән, торле уеннар да бәйләнеп барды. Төрле ярышлар узды, гир күтәрү, капчык белән чабу, чүлмәк вату, җиңүчеләр бүләкләнде. Безнең җирлектә һәр ел бу бәйрәмдә авыл яшьләре җигүле бизәкле атлар белән кадача чапканнар. Бүген дә бу йоланы дәвам итеп, бала -чага чанага утырып, җырлашып урам әйләнделәр. Атны авылдашыбыз Кузнецов Станислав бизәде, әлбәттә аңа бүләк тә тапшырылды. Бәйрәмне төгәлләп, карачка яндырып, кышны озатып, язны каршы алу йоласы башкарылды. Бәйрәм күңелле, булды», — дип хәбәр итте, һәм фотолар юллады  Хуҗа Хәсән җирлеге ветераннар советы рәисе Ольга Боярина.

Мамадыш районының Дүсмәт авылында да «Май чабу» бәйрәме зурлап үткәргәннәр. Табадан гына төшкән коймак ашау ярышы, чана шуу, киез итекне ераклыкка ату, ягьни кышкы аяк киемнәрен икенче кышка кадәр ераграк җыеп куюны белдертүче уен һәм башка уеннар уйнатылган. 

«Бәйрәмгә килгән һәр кеше тәм-томнар, коймак, самовар чәе белән сыйланды.Ташлыяр авылыннан килгән Мария түтинең җырулары бәйрәмгә тагын да ямь өстәгән. Ә авылдашыбыз Зоя түтей белән Лиза түтейләр элеккеге йола буенча әбиләребез пешерә торган шишара алып килеп сыйлады. Шишара -шулай ук безнең авылда май чабуда пешерә торган, вак чикләвек хәтле генә пешерелгән ризык. Йөрәкләрне тырмап торучы Украинада барган сугышлар бетеп шулай тыныч күңел белән алга таба сөенеп яшәсәк иде!», — дип сөйләде Мария Петрова.

Мамадыш районының Кумырык авылында да бәйрәмгә җыелганнар. 

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында клуб каршында тәмле коймак пешереп, бәйрәм кәефе булдырганнар. Аннары бергәләп шул коймактан авыз итеп, чәйләр эчкәннәр.

Фото Түбән Юшады авыл клубы.

Тукай районы, Борды авылыннан Алёна Дусманова түбәндәгеләрне язды:

– Без дә бүген Май чабу бәйрәмендә булып кайттык әле. Ул безнең һәр елдагыча (инде 8нче ел) Борды авылының Гагарин урамында уза. Быел Маслов Валерий Степанович һәм Любовь Александровналарның капка төпләрендә бәйрәм гөрләп үтте. Ул уеннары дисезме... Сумо костюмнары белән ир-атлар ярышты, хатын-кызлар да түзмәде. Үз көчләрен сынап карадылар. Аларга карап, әбиләр дә кызып киттеләр бит. Абсолют батыр хатын-кызлар арасында Любовь Александровна үзе булды. Бүләге дә шәп бит - ике тәгәрмәчле тачка. Чәнәшкәгә утырып бер-береңне тарту, канат тарту, таяк тартышу кебек уеннарда булды. Коймак, пылау, кайнар чәй, таллы-татлы ризыклар. Өстәл мулдан иде. Биюләр, җырлар, такмаклар барсы да булды бу бәйрәмдә. Кичерешү көнендә бәйрәмгә җыелган халык берсеннән берсе гафу, кичерү сорашты. Май чабу бәйрәменең төп атрибуты карачкы яндыру да булды. Соңыннан инде, икенче елга кем капка төбендә бәйрәм ителәчәк икәнен билгеләделәр. Бу бәйрәмне оештырган Гагарин урамында яшәүче авылдашларга бик зур рәхмәт!

Кайбыч районының Мәлки авылында да күп функцияле үзәк янында иртәдән җырулар яңгыраган. Мәлки мәктәбендә эшләүче пешекчеләр, лаеклы ялда булган Любовь Мухина татлы түгәрәк майлы, балга яккан коймаклары, мәтрүшкәле чәйләре белән авыл халкын, кайткан кунакларны, сайлауга килүчеләрне сыйлаган. 

«Бәйрәмебезне Мәлки гомуми белем мәктәбе укучылары күңелле керәшен халкына хас булган биюләре белән ачып җибәрде. Аларның чыгышлары һәрберебезнең күңеленә хуш килде. Республикадан килгән кунагыбыз Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин, районыбыз башлыгы Альберт Рахматуллин кайнар котладылар: матур имин тормыш, уңышлар, сәламәтлек теләделәр. Ел саен Мәлки җирлегендә яшәүче авылның уңган егетләре җигүле бизәкле ат чанасына утыртып бала — чаганы киң урамнардан әйләнә торган иделәр. Бу юлы, кызганыч, йоланы башкарылмаса та, «Май чабу» бәйрәме бик күңелле үтте», — дип хәбәр итте башлангыч сыйный укытучысы Нина Васильева.

17 март көнне Балык Бистәсе районының Иванай авылы клубы янында Май чабу бәйрәме булды. 

«Иң элек, матур итеп киендерелгән атка утырып «Авыл көе» hәм башка керәшен җырларын җырлап авылыбызны әйләндек. Аннан авылыбызның уңган түтиләре пешереп килгән тәмле коймактан авыз итеп, самавырдан кайнар чәй эчтек. Кызыклы уеннар, җырлар, биюләр бәйрәмебезгә ямь өстәде. Соңыннан теләкләр теләп карачкыны яндырдык. Май чабу бәйрәме авыл халкына онытылмаслык мизгелләр бүләк итте», — дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Нина Евдокимова.

Тукай районының Борды авылында Любовь һәм Валерий Масловларның капка төпләрендә бәйрәм гөрләп үткән. Сумо костюмнары белән ир-атлар, хатын-кызлар ярышкан. Хәтта аларга карап, әбиләр дә кызып киткәннәр. Абсолют батыр хатын-кызлар арасында Любовь Александровна үзе булган. Бүләккә ике тәгәрмәчле тачка биргәннәр!

«Чәнәшкәгә утырып бер-береңне тарту, канат тарту, таяк тартышу кебек уеннарда булды. Әй бик күңелле булды. Коймак, пылау, кайнар чәй, баллы-татлы ризыклар. Өстәл мулдан иде. Биюләр, җырлар, такмаклар барсы да булды бу бәйрәмдә. Кичерешү көнендә бәйрәмгә җыелган халык берсеннән берсе гафу, кичерү сорашты. Май чабу бәйрәменең төп атрибуты карачкы яндыру да булды. Соңыннан инде, икенче елга кем капка төбендә бәйрәм ителәчәк икәнен билгеләделәр. Бу бәйрәмне оештырган Гагарин урамында яшәүче авылдашларга бик зур рәхмәт!», — дип сөйләде оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев