Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез сынатмый

Елена Гәрәевага «Атказанган терлекчесе» исеме бирелде.

Тукай районының хезмәт алдынгылары "Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате" хезмәткәрләре көне уңаеннан Казан шәһәрендә уздырылган "Уңыш" бәйрәмендә катнашты. Әлеге чарада "Гигант" җәмгыятендә эшләүче карендәшебез Елена Гәрәевага "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" исеме бирелде. Елена Гәрәева чыгышы белән Яңа Гәрдәле авылыннан.

"Әтием гомер буе комбайнчы булды, әнием тегермәндә эшләде. Хезмәт сөючәнлек безгә алардан күчкәндер.Гаиләдә без ун бала идек, мин дүртенчесе.Яңа Гәрдәле -  керәшен авылы бетерелгәннән соң, яңа поселок барлыкка килде. Әти-әнием шунда төпләнеп калдылар. Мәктәпне тәмамлагач, мин училищеда белем алдым. Аннан яңадан туган ягыма кайттым. 41 ел инде сыер савучы булып эшлим. Ирем Илһам белән бер малай үстердек. Ул үз гаиләсе белән Чаллыда яши. Рәисебез кулыннан шундый бүләк алуыма сөенәм, бу минем өчен зур горурлык"- дип сөйләде Елена Степановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев