Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» финалистлары булды

Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы журналистлары хәбәр итте.

14 февральдә Әлмәт шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсының төбәк туры узды.

Бәйгедә 9 районнан 48 конкурсант (36 хатын-кыз һәм 8 ир-ат) катнашты. Катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңү өчен көрәштеләр. Барлык конкурсантлар да – гаиләләрендә, хезмәтләрендә үрнәк кешеләр, талантлы, күпкырлы шәхесләр, үзләренең эшлекле сыйфатларын, иҗади потенциалын уңышлы гамәлгә ашыралар һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашалар.

Төбәк бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган карендәшләребез дә бар. Шулай итеп, Зәй районыннна “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә “Бөртеккәй” балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецова беренче урыннарны яулады. Ә менә Кораллы Көчләр ветераны, район чернобыльчеләр берлеге рәисе Валентин Атласов  "Лидер ир-ат" номинациясендә җиңүче дип табылды.

Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган Зәйдән барлык конкурсантлар да Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак финалда катнашачаклар.

Фотода: Нина Кузнецова - сулдан икенче

Чыганак: Клара Ермолаева, Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев