Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшем – асыл бизәгем

Мамадыш районының Албай авылыннан Елизавета Кирушина авылында озак еллар дәверендә эшләп килгән фольклор коллективлар турында сөйләде.

Авылыбызда гомер-гомергә җыр-биюне, сәнгатьне яратучы кешеләр яшәде. Сүзем авылыбызда моңа кадәр эшләп килгән фольклор ансамбльләребез турында булыр.

Татарстанда беренче булып оешкан «Талир тәңкәләр» керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе Любовь Мишурина (Абрамова) иде. Никифоров Михаил Афанасьевич авыл советы председателе булып эшләгәндә оештырды аны. Михаил Афанасьевич җитәкчелегендә кая гына бармадылар алар. Үзләренең матур чыгышлары, уңышлары белән халкыбызны сөендереп тордылар. Любовь Мишурина (Абрамова) ның тавышын челтерәп агып торучы чишмә тавышы белән тиңли идек без. Үзенең коллективы өчен җан атып, зур тырышлык күрсәтте ул. Рәхмәт аңа барысы өчен дә. 

Соңрак бу коллективны алмаштырып балаларның «Көмеш тәңкәләр» фольклор ансамбле оешты. Җитәкчесе Раиса Ивановна иде. Аның җитәкчелегендә бик күп эшләр башкарылды. (фотоларда, видеоязмаларда күрерсез). Хәтта Төркиягә дә сәяхәт иттеләр алар. Анда да үзләрен күрсәтеп, матур итеп чыгыш ясап, ял итеп кайттылар. Раиса Ивановнага бу балаларның әти-әниләре исеменнән тагын бер кат рәхмәтебезне җиткерәбез.

Казанга чыгыш ясарга барганда миңа да алар белән барырга туры килде. Чыгышларын тын да алмыйча тыңлап, үземчә көч биреп утырдым мин ул вакытта. Күңелдә бары бер уй иде: балалар булдырырлармы, җитәкчеләренең ышанычын аклый алырлармы? Борчылуым юкка булып чыкты, балалар Казан сәхнәсендә тыпырдатып биеп, матур итеп җырлап, зур уңышларга ирешеп кайттылар.

Балаларыбыз сәхнәдә матур киемнән булсын дип, Раиса Ивановна һәр балага күлмәген, алҗапкычын үз куллары белән текте. 

Шушы ансамбльдә йөргән кызыбыз МаринаЖаркова 2011 елда «Керәшен чибәре» титулына ия булды. Бу җиңүне яулауда аңа әти-әнисе, туганнары, Раиса Ивановна җитәкчелегендәге фольклор коллективыбыз ярдәмгә килде.

Раиса Ивановнаның тырыш хезмәт нәтиҗәләре (дипломнар, грамоталар) авылыбыз музеенда саклана. Аңа барысы өчен дә тагын бер кат рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләү дәверендә балаларыбызны, әти-әниләрне шатландырганыгыз өчен, ходай сезне бүген, алдагы тормышта сөендерсен.

Бүгенге көндә бу ансамбльләребез юк, шулай да авылыбызда оештырылган кичәләрдә, очрашу-концертларда, бәйрәмнәрдә керәшен моңнарын яңгыратмыйча калмыйбыз.

Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Селкенмәгән агач калмасын.
Кай илләрдә җөрсәк, җакшы ла җөр,
Сокланмаган кеше калмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев