Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кадерле мирас

Мөслимнән Роза Маракина безнең көннәргә килеп җиткән тормышта кулланган кирәк-яраклар турында сөйләде.

Зоя әбием матур-матур киемнәр, мендәр, юрган тышлары теккән. Аның үзенең тегү машинасы булган. Соңынан ул әниемә күчкән. Без кечкенә вакытта еш бөтерелдек ул тегү машинасы янында. Әни «Ватасыз бит» — дип, безне куа иде. Ләкин ул өйдә булмаганда, барыбер җитешә идек, «үзебезчә тегә» идек. Зоя әбиемнән калган тегү машинасын бүген дә кадерләп саклыйбыз. Әле хәзер дә кулланып була, тик кайчагында гына бераз киреләнеп, астан җыйдыра.

Әтиемнең әнисе Фекла әбидән калган 2 орчык бар әле. Берсе бераз кителгән, ләкин ул нинди зур файда китергән заманында. Күпме җылы оекбаш, бияләй... Күпме җылылык, күпме наз, яхшы теләктә бәйләнгән..

Әтием балачагында кулланган табагач бар, хәзер дә кулланышта. Озын агач саплы булган, мичтән кайнар табаларны ала торган булганнар. Хәзер инде газ, духовка булгач, сабын кыскартканнар, 15 см чамасы гына калды. Ләкин әле дә коймак пешергәндә, бәлешләрне шул табагач белән алабыз. Бик шәп!

Дөрес вакытны күрсәтүче сәгать бар бездә. Ачкыч белән борып җибәрәсең дә , 1976 елгы һаманда хәрәкәттә , гел безнең белән дөнья көтә... Әкрен генә тавышсыз — нисез безнең тормыш мизгелләрен саный....

Мөслимдә бик яхшы күршеләрем бар, "икенче әти-әни " диеп шаяртып дәшәм үзләренә, алар да "безнең олы кызыбыз" диләр. Сүзем Альберт Петров һәм хатыны Альбина Шәйхенур кызы турында. Альбертның әти-әнисе Мөслим районы Яңа Усы авылыннан. Әнисе — ( кыз чагындагы фамилиясе Шишкина) Клавдия Петрова (1931 елда туган). Клавдиянең әнисе Анна Васильевна, якынча 1906 елда туган. Анна әбинең яшь чагында кигән, үзе тукыган күлмәген миңа истәлеккә бирделәр. 100 еллык тарихы булган күлмәк бит ул!

Үзебездән калган мирасларны да балаларыбызга тапшырып, алар да шулай кадерләп сакласыннар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев