Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызлар күп – санасаң, чибәрләр күп – сайласаң...

“Кряшен чибяре-2023” конкурсының ун финалисты.

Конкурста ел саен төрле төбәкләрдән керәшен кызлары катнаша. Аларның иң уңган-булганнары гына финалга чыга. Быел финалистлар — Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай, Теләче, Тукай, Яр Чаллы, Менделеевск районнарыннан. 

Финалга чыккан кызлар «Иң яхшы җыручы», «Иң яхшы биюче», «Иң сөйкемле», «Йолаларны яхшы белүче», «Иң оста чигүче», «Иң җор телле», «Иң уңган кыз» номинацияләрендә уңганлыкта, тапкырлыкта көч сынашачаклар. Номинацияләрдә җиңгән кызларга дипломнар тапшырылачак, ә «Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» (tuganaylar. ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк.

15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2023» — «Кряшен чибяре» мәйданында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Биредә Татарстан күләмендәге "Кряшен чибяре"н һәм Мамадыш муниципаль районының "Кряшен чибяре«н сайлаячаклар.

Сюзанна Карликова
Яше: 24 яшь
Кайдан: Чистай районыннан.
Уку/эш урыны: «Техпроект» төзелеш оешмасының производство-техник бүлегендә инженер булып эшли. 
Тормыш девизы: «Матурлык — һәрбер карашта!»
Хобби: фортепианода уйный, велосипедта, тау чаңгысында йөри, табигатьне фотога төшерергә ярата. 
Ни өчен конкурста катнаша: керәшен культурасы атмосферасына чуму. Үз халкының традицияләрен башкаларга да күрсәтү.
Хыялы: дөнья буйлап сәяхәт итү. 

Вероника Степанова
Яше:
19 яшь.
Кайдан: Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы. 
Уку/эш урыны: кафеда администратор булып эшли.
Тормыш девизы: «Бүген нәрсә эшләгәнеңнән чыгып, киләчәгең билгеләнә». 
Хобби: җырларга, китаплар һәм шигырьләр укырга ярата.
Ни өчен конкурста катнаша: кечкенә чагыннан ук керәшеннәрнең җыр-моңнарына, йола-гадәтләренә сокланып, аларга гашыйк булып үскән. Питрау бәйрәмендә «Кряшен чибяре» конкурсы аеруча кызыксыну, горурлык хисе уятканлыктан, анда катнашу — балачак хыялы.
Хыялы: киләчәктә тормышын сәнгать белән бәйләү.

Светлана Иванова
Яше: 19 яшь.
Кайдан: Мамадыш районының Жөри авылыннан.
Уку/эш урыны: Ижевск дәүләт медицина академиясенең I курс студенты. 
Тормыш девизы: «Көч куймыча, балык та тотып булмый».
Хобби: кечкенәдән бию белән шөгыльләнә, йөгерә, фото, видео төшерергә ярата. 
Ни өчен конкурста катнаша: керәшеннәрнең гасырлар буе тупланган йолаларын, телен саклап, киләчәк буынга җиткерүдә үз өлешен кертү һәм «Кряшен чибяре» титулын алу өчен.
Хыялы: ышанычлы табиб булу.


Ксения Александрова 
Яше: 18 яшь.
Кайдан: Менделеевск районының Сәйтәк авылыннан.
Уку/эш урыны: 11нче класска күчкән.
Тормыш девизы: «Алга, алга!»
Хобби: җырларга ярата, мәктәптәге фәннәрдән химиягә өстенлек бирә. 
Ни өчен конкурста катнаша: үзен керәшен кызы буларак күрсәтәсе килә.
Хыялы: үзе теләгән югары уку йортына кереп белем алып, киләчәктә танылган химик булу.

Лиана Самойлова
Яше: 19 яшь.
Кайдан: Тукай районының Мәләкәс авылыннан. 
Уку/эш урыны: Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасында белем ала. Жырчы Жәкәү йортында эшли.
Тормыш девизы: «Булганына шөкер кылып яшә!»
Хобби: Җырларга, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата, төрле төбәк керәшеннәрнең культурасы, йола-гадәтләре белән кызыксына.
Ни өчен конкурста катнаша: Конкурста катнашу зур хөрмәт, тәҗрибә китерер, онытылмаслык тәэсирләр биреп, куелган максатларына бер адымга булса да якынайтыр дип ышана.
Хыялы: халкы, туган җире өчен файдалы шәхес булу, илләр гизү. 

Анастасия Якимова
Яше: 22 яшь.
Кайдан: Мамадыш шәһәреннән.
Уку/эш урыны: Казан дәүләт мәдәният институтында «Придумано в России» федераль проекты белгече булып эшли.
Тормыш девизы: «Кемгә дә булса киңәш биргәнче, үзең үрнәк күрсәт».
Хобби: Кул эшләре белән шөгыльләнә, чит телләр өйрәнә.
Ни өчен конкурста катнаша: «Кряшен чибяре» конкурсында катнашуны үзенең бурычы дип саный.
Хыялы: креатив индустрия өлкәсендә үсешкә ирешү.

Анастасия Шумитова
Яше: 23 яшь.
Кайдан: Мамадыш районының Ташлыяр авылыннан. 
Уку/эш урыны: Яр Чаллы шәһәренең 39нчы мәктәбендә музыка дәресе укыта.
Тормыш девизы: «Шумит» нәселе кызлары барысын да булдыра!"
Хобби: Җырларга, каверлар яздырырга ярата, спорт белән шөгыльләнә.
Ни өчен конкурста катнаша: Тәҗрибә туплау, яңа танышлар табу, үзен чын керәшен кызы икәнен күрсәтү һәм, әлбәттә, җиңүгә ирешү. Керәшен җырулары, мирасы аша — алга, җиңүгә омтылу.
Хыялы: борынгы керәшен җыруларын яңарту, парашют белән сикерү. 

Анжелика Павлова
Яше: 18 яшь.
Кайдан: Теләче районының Субаш авылыннан.
Уку/эш урыны: Казан медицина колледжында укый.
Тормыш девизы: «Һәрвакыт алга барырга, утырган арбадан төшеп калмаска!»
Хобби: Тәмле ризыклар пешерергә ярата, бисер белән чигә.
Ни өчен конкурста катнаша: үз семьяларына хас керәшен йолаларын башкаларга да күрсәтү. Керәшеннәрнең башка төбәкләрдә булган йола-гадәтләрен, бәйрәмнәрен «Кряшен чибяре» сәхнәсеннән үз күзләре белән күрү. Үзен конкурста сынап карау.
Хыялы: «Кряшен чибяре» конкурсында җиңү яулап, әти-әнисен, туганнарын сөендерү.

Тамара Минова 
Яше: 18 яшь.
Кайдан: Яр Чаллы шәһәреннән.
Уку/эш урыны: урта мәктәп тәмамлаган, Insight People продюсерлык үзәгендә тора.
Тормыш девизы: «Тормыш сыный, шуңа күрә беркайчан да сынатмаска кирәк».
Хобби: гитарада уйный, төрле әйберләр бәйли: уенчыклар, киемнәр, мунчалалар; рус һәм татар телендә җырлар яза.
Ни өчен конкурста катнаша: үзен һәм, шулай ук, керәшеннәрнең көчле халык икәнен күрсәтү өчен.
Хыялы: танылган җырчы булу; туганнарын бәхетле итү.

Лилиана Макарова
Яше: 19 яшь. 
Кайдан: Теләче районының Иске Карабаян (Колбагыш) авылыннан.
Уку/эш урыны: Казан кооперация институтында белем ала.
Тормыш девизы: «Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәү!»
Хобби: авылдагы «Беләзек» керәшен фольклор ансамбленә йөри. Бизәндерә һәм прическалар ясый.
Ни өчен конкурста катнаша: Әби-бабалардан калган йола-гадәтләрне яхшылап өйрәнеп, халыкка җиткерү, үз милләтен яклау һәм хуплау. 
Хыялы: үзе теккән заманча керәшен милли киемнәре бренды булдыру, сату.

Кызлар өчен онлайн-тавыш бирү өчен шушында басыгыз. 

Игорь Заломский фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев