Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ямаш Игәнәйнең «Изгелеккә әйдәр уем» китабы дөнья күрде

Бу 2023 ел азагы поэзия сөючеләрне һәм барлык карендәшләребезне олы вакыйга белән шатландырды: Ананий Маловның (әдәби псевдонимы — Ямаш Игәнәй) «Изгелеккә әйдәр уем» дигән шигырьләр җыентыгы чыкты.

Бу китап, шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан язучылар союзы члены Ананий Нестерович Маловның тууына 85 ел тулу уңаеннан, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова инициативасы белән һәм шушы үзәк хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнелде. 

«Изгелеккә әйдәр уем» китабына күренекле карендәшебез, Сарман районының Ләке авылы егете Ананий Малов үзе нәшрияткә әзерләп тә, вафаты сәбәпле дөнья күрергә өлгермәгән шигырьләре урын алды.

Ананий Малов әдәбият сөючеләргә «Сәфәр чыгам» (1981 ел), «Йодлдыз булып ян!» (1983 ел), «Хәзинәләр иле» (1984 ел), «Игелекле төбәк» (1987 ел), «Мин әтигә охшаган» (1989 ел) шигырьләр җыентыклары, публицистик мәкаләләрне үз эченә алган «Бәддога» (1994 ел) киаплары аша таныш.

Казаның «Школа» редакция-нәшрият үзәгендә басылып чыккан «Изгелеккә әйдәр уем» китабының тиражы — 300 данә. 

1997 елның 1 мартында, 60 яшенә дә җитә алмыйча арадан китеп барган Ананий Малов һәркемне уйга салырлык шигырьләр язды: 

Чәчәк ясадылар кыяташтан.
Ни хакына диген?
Китеп-кыеп бетерделәр. Көчкә
Калды исән-имин.
Мәгърүр җанлы кыя иде әле,
Хәзер мескен чәчәк.

Шигырьләре аша гаделлеккә дан җырлады, үзенең бар карендәшләрен, һәммә кешене иман белән яшәргә, игелекләр кылырга чакырды:
Аллам диген, Аллам дисәң -
Булыр Ул һәрчак Җаныңда.
Уең, эшең изге итәр,
Кичерер языкларың да...
И, Ходаем, кыласымны
Гел изгелек язсаң иде.
Иман белән торсам иде,
Иман белән ятсам иде...

Хәтта үлем чигенә якынлашкан бер мәлдә дә җаныннан саркып чыккан өр-яңа шигырьләрен китап итеп бастыру нияте белән юлга кузгалган Ананий Нестеровичның ул теләге 36 елдан соң тормышка ашты — «Изгелеккә әйдәр уем» китабы булып басылып чыкты. 

Чын дөресен әйткәндә, үзенең якташы, Түбән Чыршылы кызы, Ананий Маловтан соң ятим хәлгә калган «Керәшен сүзе» газетасын да халкыбыз маягы итеп күтәрә алган Людмила Даниловна олы шагыйрьне, аның иҗатын кабат халыкка кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев