Хәбәрләр

«Безнең ил» җыруы халыкара конкурста җиңү яулады

26 февральдә Казан дәүләт мәдәният институтының зур залында «Сандугач-Соловей» Халыкара вокалчылар конкурсы узды.

Быел бәйге очный форматта гына түгел, читтән торып катнашучыларны да җыйды. Нәни талант ияләре Кирилл Спичков һәм Арсений Гаврилов та катнашып, гала-концертта бүләкләнделәр

.

(Кирилл Спичков)

Кирилл 1нче дәрәҗә лауреат, ә Арсений 1нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булган. 

Искәртеп узабыз: бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты карамагындагы Мәдәнияткә ярдәм фонды, Казан дәүләт мәдәният институты гамәлгә куйган.


Нет комментариев