Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алексеевскийдан Михаил Сергеев — Татарстанның атказанган икътисадчысы

Сергеев Михаил Павлович 1949 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Кызыл Баран авылында туа.

Алексеевск керәшеннәре арасыннан чыккан асыл затлар белән танышуыбызны дәвам итәрбез. Сүзебез, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы — Сергеев Михаил Павлович турында булыр.

Сергеев Михаил Павлович 1949 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Кызыл Баран авылында туа.

1975 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый. Алга таба Казан авыл хуҗалыгы академиясендә укый һәм шунда ук кече фәнни хезмәткәр, ассистент, өлкән укытучы, кафедра мөдире, профком рәисе, Казан социаль белем бирү академиясенең маркетинг кафедрасы мөдире булып эшли. Төрле елларда икътисад фәннәре кандидаты (1986 ел), доцент (1988 ел), икътисад фәннәре докторы (2000), профессор (2002) дәрәҗәләренә ирешә.

Михаил Павлович Республика хуҗалыкларында хуҗалык хисабын, коллектив һәм аренда подрядын кертүдә актив эшли. Авыл хуҗалыгын реформалаштыруның теоретик һәм практик эшләнмәләрендә турыдан-туры катнаша. 1993 елда Михаил Павлович «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» исеменә лаек була.

Хәзерге вакытта агросәнәгать комплексын кризистан чыгару һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тизләтелгән торгызу проблемасы өстендә эшли.

Михаил Павлович Сергеев тарафыннан эшләнгән проблемаларның киң колачы 12 халыкара, 20 Бөтенроссия конференциясендә, 35 тән артык конференциядә, семинарда һәм Татарстан һәм Россия күләмендә узучы түгәрәк өстәлләрендә карала.

1998 елдан 2002 елга кадәр Михаил Павлович Татарстан фәннәр академиясенең социаль-икътисадый һәм хокук фәннәре институтының баш фәнни хезмәткәре булып хезмәт куя.

Шулай ук Сергеев Михаил Павлович 100 фәнни хезмәт, шул исәптән 18 монография, китап, брошюра чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев