Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 һәм 2026 елларда пенсия арттырылачак

Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2025 һәм 2026 елларда пенсияләрне ике мәртәбә индексацияләргә тәкъдим иткән.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе өч елда эшләмәүче пенсионерлар өчен страховой пенсияне индексацияләүгә кагылышлы документ әзерләгән. «Риа Новости» шул хакта хәбәр итә.

2024 елның 1 январеннән пенсияләрне 5,3 процентка (пенсия, якынча, 22 мең 772 сумга җитәчәк) арттыру күздә тотыла. Ә инде 2025 елның 1 февраленнән аны — 4 процентка, ә 1 апрельдән тагын 3,8 процентка арттыру планлаштырыла. 2025 елда, индексацияләр ясау нәтиҗәсендә, эшләмәүче пенсионерлар ала торган айлык пенсия 24 мең 120 сум тәшкил итәчәк икән.

2026 елда пенсияләрне февраль аенда — 4 процентка һәм апрельдә 2,8 процентка арттырырга җыеналар. Нәтиҗәдә, бу категория пенсионерлар ала торган пенсия 25 мең 690 сумга җитәргә тиеш. 

Илнең хезмәт министрлыгы болар белән беррәттән, берьюлы страховой пенсияләргә "фиксированный түләү"не дә арттырырга ниятли. 2024 елның 1 январеннән аның күләме — 7 мең 968,4 сум, ә 1 февральдән 8 мең 287,14 сум булачак. 1 апрельдә тагын индексация ясалып, бу төр түләү күләме 8 мең 602,05 сумга кадәр җиткереләчәк. 2025 елның 1 февраленнән — 8 мең 946,13 сумга, ә 1 апрельдән 9 мең 196,62 сумга артуы мөмкин.

Билгеле булганча, 2023 елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләр 3,3 процентка арттырылып, бу яхшы үзгәреш илдәге 4 миллион кешегә кагылды.

Халыкның тормыш шартларын комплекслы өйрәнгән "Росстат"ның 23 майда ясаган нәтиҗәсеннән күренгәнчә, Россия халкы пенсиягә чыккач та, уртача 7,5 елга якын эшли икән әле. Димәк, эш яшеннән үткән өлкән яшьтәгеләрне кайгырту максатыннан дәүләт тарафыннан күрелә торган чараларның елдан-ел күбәя баруы җәмгыять өчен файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев